Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Нәтиҗәләргә команда белән ирешелә, проблемалар бергәләп хәл ителә

Аксубай районы кабаттан җәйге күлмәген киде, түтәлләрдә гөлләр чәчәк атты, шулай да юлларны ремонтлау һәм асфальт түшәү, объектлар төзү һәм ремонтлау – төзелеш һәм ремонт сезонының төп билгесе булып тора.

Троица бәйрәмендә катнашкан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, төзекләндерелгән бистәгә шәһәр статусы бирергә була, дип билгеләп үтте. Һәм, бу эштә район башлыгы Камил Гилмановның һәм аның командасының тырышлыгы зур, дип аерым ассызыклады.

– Безнең өчен кечкенә һәм зур авыллар проблемалары юк, анда район кешеләре яши – алар бистә эшчеләре. Проблемаларны безгә бергәләп  хәл итәргә кирәк. Бер команда булып эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешеп була. Бүгенге көндә районда җитәкчеләрнең чын мәгънәсендә ышанычлы һәм ныклы командасы тамыр алды. Ун еллык җитәкчелек итү чорында гамәлгә ашкан  планнарның һәм эшләрнең  күпчелеге – нәкъ менә команданың уртак тырышлыгы дип ышанычлы әйтә алам, – дип билгеләп үтә район башлыгы Камил Гилманов. – Иңгә-иң куеп эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешү җиңел. Әмма әлеге процесста алгы сызыкта һәрвакытта да  үзләренең кече ватаннары язмышына битараф булмаган һәм районны төзегән, төзекләндергән кешеләр торды һәм торачак.

Район башлыгы атна саен  барлык хезмәтләр һәм ведомстволар катнашында гражданнарны кабул итә. Кабул итү көнендә аңа кешеләр үзләрен борчыган проблемалар белән киләләр һәм ул аларны бер генә тапкыр да хәл итми калганы юк.

– Без утырышлар, киңәшмәләр, планеркалар уздыра алабыз, әмма әгәр дә безнең эш нәтиҗәбез юк, ә проблемалар – чишелми икән, димәк, без нәрсәнедер эшләп җиткермибез. Әлбәттә, без районның социаль үсеш программаларын эшлибез, шул ук вакытта халык күтәргән проблемаларны исәпкә алып программалар кысаларында торак, юллар, социаль объектлар  төзибез, ремонтлыйбыз, – дип сөйли район башлыгы. –  Узган елда Аксубай районы территориясендә объектлар төзү һәм ремонтлау, юллар төзү һәм ремонтлау буенча 26 программаның тормышка ашуы, бу эшләргә 433 миллион сумнан артык акчаның тотылуы үзенә күрә Республика җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның  безгә ышаныч белдерүен раслый.

Район кешеләре бистәне төзекләндерү буенча эшләрнең ни дәрәҗәдә алга баруын үз күзләре белән күреп торалар.
Бүгенге көнгә Шәрбән авылында мәдәният учагын капиталь ремонтлау төгәлләнгән, яңартылган клуб ачылу тантанасына әзер.
Гомуми белем бирү оешмаларына капиталь ремонт ясау программасына кергән Иске Ибрай авылы мәктәбе яңа уку елына куллануга тапшырылачак, авыл мәдәният йортында да этаплап ремонт эшләре алып барыла.

Чуаш Енорускиносы авылында Күпфункцияле үзәк һәм Такталыда модульле ФАП төзелеше быелгысы елның төп социаль-мәдәни объектлары булачак.
Күп фатирлы йортларны ремонтлау халык өчен зур билгеләнешкә ия  объектлар булып кала. Быелгысы елда капиталь ремонт программасына Горький урамында урнашкан 1 нче йорт, Октябрь урамындагы 16 нчы йорт һәм Карьер урамындагы 2 нче А йорты, Мазилин урамындагы 17  нче йорт кергән. Район башлыгы сүзләренә караганда, республика программасы эшләп килгән моменттан алып барлыгы 110 күп фатирлы торак йортның 41енә ремонт ясалган.

Яз җитү белән районда юлларны ремонтлау һәм төзү программасы старт алды. Бүгенге көндә Сосновкага юл салу буенча әзерлек эшләре бара, быел ул Рус Кармәте авылы белән тоташачак.

Без моңа кадәр гәзит битләрендә юллар һәм объектлар төзү планнары турында бәян иткән идек, әмма план – ул соңгы нәтиҗә түгел әле, шуңа күрә аның кайбер аспектлары үзгәрә. Мисалга, Яңа Кыязлы авылына кадәр вак ташлы юл салыначак.  Район үзәгенең Золин урамына яңа асфальт түшәлгән.  “Юл-урам челтәрләрен ремонтлау“ программасы кысаларында Ахматка, Яңа Аксубай авылларына илтүче юлларга вак ташлы-комлы түшәмә салыначак, район үзәгенең Водстрой, өлешчә Пионер, Комсомол, Карьер, Октябрьнең 50 еллыгы урамнары, Зур Кызыл, Золин-Войков (77 нче А йортыннан алып) тыкрыклары төзекләндереләчәк. Золин, Октябрьнең 60 еллыгы, Терешкова, Шоссе, Мазилин урамнары буенча  юлларга өлешчә асфальт-бетон түшәләчәк. Спорт комплексы территориясендә  киләсе атнадан мини-футбол өчен мәйданчык төзүгә керешәчәкләр, Сабан туе мәйданында мәйдан территориясен төзекләндерү буенча эшләр алып барыла – узган ел модульле блоктан трибуна бинасы төзелде инде. Быел чаңгы базасы төзелеше башланачак.

Самаренкин, Гусев һәм Хәмәдиев урамнарына һәм шулай ук  Урман заводы, Урмандеево авыл җирлегенең Сосновка авылына җәй азагына кадәр газ үткәргеч сузылачак. Ә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә җәйге чорда өзлексез су белән тәэмин итү өчен суүткәргеч челтәрен төзекләндерәчәкләр, Яңа Чуаш Адәмсуы авылында урам суүткәргеч челтәре төзелешенең 1 этабын тәмамлаячаклар.

Урмандеево авылында башкарма комитет бинасын төзү планлаштырыла. Быел ветеринария берләшмәсенә капиталь ремонт ясау дәвам ителәчәк. Үзәк район хастаханәсендә дә зур ремонт эшләре көтелә – 11 миллион сумнан артык күләмгә. 

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә дәүләттән ярдәм алачак. Ике крестьян-фермер хуҗалыгы – КФХ “Мокин“, “Сыраев“ – 100 баш терлеккә сыер абзарын капиталь ремонтлау программасына кертелгән, “Маланчев“ крестьян-фермер хуҗалыгы 200 баш терлеккә сыер абзарын ремонтлый.

Аксубайда чистарту корылмаларында  ләмле кырларны ремонтлау  һәм  үзәк район хастаханәсен үзәкләштерелгән канализация системасына тоташтыру белән су бүлү системасын модернизацияләү  каралган. Һәм, әлбәттә инде, урамнарны яктыртуны яңарту программасы кысаларында эшләр Аксубайның үзендә дә, торак пунктларда да дәвам ителәчәк. 

Җылыту сезоны тәмамлану белән бюджет өлкәсе объектларын – кайбер мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм авыл мәдәният учакларын  җылылык белән тәэмин итү котельныйларында  газ казаннары алмаштырылачак. 

Иҗтимаги киңлекләрне үстерү программасы кысаларында Аксубайда Татарстан Республикасының беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев исемендәге скверны төзү һәм төзекләндерү башланган.

– Без сквер төзү фикерен күптән күңелдә йөрттек, әлбәттә, быел ул төзеләчәк, аны ачу тантанасына республиканың беренче затлары киләчәк, – дип бүлеште Камил Камал улы. – Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта кабул итүдә булдым, анда агымдагы мәсьәләләр, гомумән, район үсеше турында сөйләштек, һәм ул мәсьәләләрнең күбесенә чишелеш табылды. Аерым алганда, 2019-2020 елларда Ибрай авылына – юл, Иске Ильдеряктә 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк һәм универсаль технологияләр техникумына ремонт ясалачак. Бу мәсьәләләр буенча Президент кушуы белән тиешле министрлыклар һәм ведомстволар шөгыльләнә инде. Мин районда булдырылган команда турында сөйләгән идем. Һәм бездә тырыш, искиткеч халык яшәвен тагын бер кат әйтеп үтәргә кирәк – шулай итеп без бергә тагын бик күп объектлар төзиячәкбез һәм туган ягыбызны төзекләндерәчәкбез,  ямьләндерәчәкбез һәм үстерәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев