Аксубаево
  • Рус Тат
  • Музей оешуга 30 ел

    Аксубай туган якны өйрәнү музее нәкъ менә моннан 30 ел элек ачыла.

    Ихлас, дулкынландыргыч бәйрәмгә әверелгән тантаналы чара әлеге истәлекле датага багышланды. Анда  туган төбәкнең үткәненә битараф булмаган  район үзәге мәктәпләре укучылары, музей эше активистлары катнашты.

    Яшьләр үзәге фойесында катнашучылар өчен район музее эшчәнлеге, аның төрле юнәлешләр буенча казанышлары турында бәян иткән китап-журналлар күргәзмәсе урын алды. Сәхнәдәге узган гасыр торагын гәүдәләндергән декорация теманың дәвамы булды.

    Чыгыш ясаучылар үткәннәр, тарихи экспозицияләрне үзләренең тырыш хезмәтләре белән булдырган кешеләр турында сөйләделәр. Шулай ук хәзерге заман һәм киләчәк турында да фикер алыштылар.

    – Туган як музеена нигез салучы Василий Волков,  узган гасырларның кызыклы битләрен ачып, киләчәк буынга туган төбәк тарихы белән якыннан танышу мөмкинлеге бирде, – дип билгеләп үтте үз чыгышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Бу мирас безнең барыбыз өчен дә бәя биреп бетергесез байлык, чөнки ул район тарихын, аның геройлары һәм үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Аксубайның данын еракларга таныткан гади кешеләре турындагы истәлекләрне саклаучы булып тора. Галина Бобкова һәм Әлфия Нурхәмәтова  әлеге мәдәни объектны үстерү өчен күп эшләр башкардылар.

    Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов  очрашуда катнашучыларны музейның юбилейлы туган көне белән котлады.
    – Музейга төрле категория гражданнар килә – республика Президентыннан алып түбән сыйныф укучыларына кадәр, – дип ассызыклады ул. – Бу туган як, хәрби-патриотик эшләр үзәге. Аның базасында экскурсияләр, сыйныф сәгатьләре, викториналар, музей дәресләре уздырыла. Әлеге учреҗдение хезмәткәрләренә һәм ветераннарына хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе килә.
    Мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев үз чыгышында тарихи материалларга таянып яшь буынга тәрбия бирү турында сөйләде.
    – Тарихи исәпләүләрдән чыгып караганда, утыз ел – күп вакыт түгел, әмма тәрбия бирү эшендә зур билгеләнешкә ия, – дип билгеләп үтте ул. Шунысы сөенечле,  моннан тыш, район мәктәпләрендә дә музейлар, тарих почмаклары эшли, алар үзәк музей белән хезмәттәшлек итәләр, аларга мирас саклауга бәйле тәҗрибә туплау өчен нигез бар.
    Җыелучылар алдында район ДОСААФ оешмасы рәисе, музейга нигез салучы Василий Ивановичның улы – Петр Волков чыгыш ясады. Ул әтисен, аның  этнографик материалларны кешеләргә җиткезү өчен озак еллар ничек тырышлык куюын, “Туган ягым, Аксубай“ китабы өстендә эшләвен күңел җылысы белән искә алды, аңа ярдәм итүчеләрне рәхмәт сүзләре белән телгә алды.
    – Сезнең арада әтинең эшен дәвам итүчеләр күп, – дип белдерде ул. – Алар үзләренең тырышлыклары белән тарихи мирасны саклауга саллы өлеш керткән чын энтузиастлар.
    Рәсми чыгышлар лирик мизгелләр – үзешчән артистлар башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Кичәне алып баручылар Валентина һәм Александр Евграфовлар музейга нигез салучы Василий Волков, музей хәрәкәте үсеше этаплары турында сөйләгәндә,  чорлар аша аудитория экраныннан әлеге вакыйга геройлары карап торадыр сыман тоелды.
    Тантанада катнашучыларга  сәламләү чыгышы белән Аксубай православие чиркәве башлыгы протоирей Александр Качаев,  район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова мөрәҗәгать итте. “Ак калфак“ иҗтимаги оешмасы әгъзасы Мәдинә Зәйдуллинаның,  туган якны өйрәнү музее каршындагы иҗат берләшмәсе вәкилләре Геннадий Золинның һәм Андрей Бикмуллинның да җыелучыларга әйтер сүзләре бар иде.
    – Музей – ул тере китап, –  дип фикерен җиткерде Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхамәтова. – Экспонатлар – безнең төбәктә булган вакыйгаларның шаһитлары. Василий Волков эшләгән вакытта музейда 250 экспонат булса, хәзер безнең фондта аларның саны 2500 дән артты.
    Юбилей кичәсенә йомгак ясап, Әлфия Нурхамәтова музей эшен үстерүдә ярдәм итүчеләрнең барчасына да рәхмәт әйтте һәм  иң актив ярдәмчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: