Кышка кергәндә “кара уңышны“ җыябыз
Соңгы елларда маржиналь культуралар арасында көнбагышка зур игътибар бирелә.
Районда әлеге культура дүрт мең ярым гектар мәйдан били. УСХиП мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә әлеге мәйданның җитмеш проценттан артыгы җыеп алынган. 3200 гектары урдырылган, биш мең тоннага якын көнбагыш суктырып алынган.
“Волга Селект“ агрофирмасында көнбагыш икенче сезон игелә.
– Узган елда, кызганыч, кайбер сәбәпләр аркасында уңыш безнең ышанычны акламады, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы Илшат Гафиятов. – Ә быелгысы сезон көткәннән дә артыграк булды: уңыш гектарыннан 17 центнер. Безнең механизаторлар – чын осталар.
Аларның һәркайсы уңышка үз өлешен кертте. Әлеге культураны урып-җыю югары темплар белән бара. Урдыру берничә көн элек кенә башланды, әмма мәйданнарның яртысы урып-җыелган инде.
Урдыруга 11 комбайн җәлеп ителгән, алар иртәдән кичкә кадәр басу буенча хәрәкәт итеп, “кояшлы“ үләннең сабакларын, каралган башларын урдыралар. Ә комбайннар без гадәтләнгән чиста, кап-кара көнбагыш бушаталар. Бу чимал эшкәртүгә, май ясау өчен озатыла.
Көнбагыш мәйданнары һәр көнне 400 гектарга кими. Анатолий Макаров дистәләгән зур йөк машиналарына хезмәт күрсәтә. Бу киеренке урак көннәрендә аның эш көне иртәнге сәгать алтыдан кичке унбергә кадәр дәвам итә, эшләп чыгару күләме – тәүлегенә 800 тонна.
Машина йөртүчеләр арасында “кара уңышны“ ташуда Александр Янилкин, Хәлим Хәнифов тырышып хезмәт куялар. Механикалаштырылган звеноларны ягулык белән тәэмин итүче бензин ташучы Александр Лазоркин хезмәте дә мактауга лаек.
Көнбагыштан бушап калган басулар “суынырга“ да өлгерми, җирләрне сөрү өчен башка техника керә. Ел дәвамында көнбагыш игү белән шөгыльләнгән механизаторлар Андрей Филиппов, Рәфис Волков, Марат Әхмәтов, Ильвир Нуртдинов, Ришат Гатин, Фәнил Нуртдинов, Сергей Шишкин, Ленар Нуртдинов, Николай Васильев шунда ук туфракны язгы чәчү астына эшкәртүгә керешәләр.
Урак өсте кебек җаваплы эштә күмәклек һәм бердәмлек кирәк.
Механикалаштырылган звено составында – игенчелек эшендә тәҗрибә туплаган, техниканы яхшы белгән кешеләр. Кыр хезмәтчәннәре районның төрле почмакларында яшиләр, әмма бу уртак графикта чагылмый, чөнки Сергей Якушкин идарә иткән вахта машинасы эше төгәл көйләнгән.
Җылы язгы һәм җәйге көннәрдә көнбагыш басулары күзләрне иркәли иде. Аны көзге пейзаж алмаштырды: кара-күксел участоклар җирлегендә – суктырылган көнбагыш өемнәре. Урып-җыю комплексының төгәл җайга салынган эше ярдәмендә – кырлар санаулы көннәр эчендә бушап кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев