Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Кыязлыга юл киләчәк, Енорускинода күпфункцияле үзәк сафка басачак

Районда ел башыннан ук объектлар төзү һәм капиталь ремонт эшләре башланды. Соңгы елларда ремонт һәм төзелеш эшләре ел фасылына карап та, вакытка бәйле дә чикләнми - ремонт һәм төзелеш эшләре ел әйләнәсе алып барыла. Бүгенгесе көндә Шәрбәндә авыл мәдәният учагына капиталь ремонт ясау төгәлләнеп килә - биредә бинаның тышкы ягын,...

Районда ел башыннан ук объектлар төзү һәм капиталь ремонт эшләре башланды. Соңгы елларда ремонт һәм төзелеш эшләре ел фасылына карап та, вакытка бәйле дә чикләнми - ремонт һәм төзелеш эшләре ел әйләнәсе алып барыла.
Бүгенгесе көндә Шәрбәндә авыл мәдәният учагына капиталь ремонт ясау төгәлләнеп килә - биредә бинаның тышкы ягын, керү юлын яңарттылар, электр үткәргечләрен алмаштырдылар, эчке бизәлеш эшләрен башкардылар.
Ниһаять, Иске Ибрайга да зур ремонт эшләре килеп җитте. Монда берьюлы ике объект ремонтлана - мәдәният һәм мәгариф биналары. Авыл мәдәният учагында ремонт эшләре башланган, Иске Ибрай мәктәбе гомумбелем бирү оешмаларына капиталь ремонт программасына керде - әлеге биредә тәрәзәләрне, бүлмәара ишекләрне, электр үткәргечләрен алмаштырдылар. Шулай ук бинаның фасады яңартылачак, керү юлы төзекләндереләчәк, җылыту, су белән тәэмин итү, канализация системалары алмаштырылачак, санитария челтәре, пешерү бүлеге ремонтланачак, чормасы җылытылачак.
2018 елда объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү планы район башлыгы тарафыннан расланган. Аңа мәдәният объектлары, белем бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләре, күпфатирлы йортлар, спорт мәйданчыклары, хәтта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектлар - сыер абзарлары һәм силос базлары төзү һәм ремонтлау да кертелгән. Бу хакта безнең хәбәрчегә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов бәян итте. Моннан тыш, 2018 елга юл эшләре программасы да эшләнгән һәм расланган.
- Рус Кармәте авылыннан алып Сосновка авылына кадәр Аксубай-Емелькино автомобиль юлы, Иске Кыязлыдан Яңа Кыязлыга кадәр асфальт юл түшәү - иң зур төзелеш объектлары булачак. Чуаш Енорускиносы авылында күпфункцияле үзәк сафка басачак, ә күпфатирлы йортларны ремонтлау - халык өчен зур билгеләнешкә ия эш булып торачак, - дип ассызыклады Илдар Ислямов. - Быел капиталь ремонт программасына Горький урамындагы 1нче йорт керде, анда йорт фасадын ремонтлау күздә тотыла, Мазилин урамы буенча урнашкан 17нче йортта да шулай ук ремонт эшләре башкарылачак (подвал, канализация, электр үткәргечләр, фасад), Октябрь урамындагы 16нчы йортның түбәсе алмаштырылачак һәм Карьер урамы, 2 а йорт дивары җылытыла һәм тышланачак.
Беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән программа кысаларында Такталыда модульле ФАП төзеләчәк.
Спорт комплексы территориясендә мини-футбол өчен спорт мәйданчыгы торгызылачак, Сабан туе мәйданында блоклы-модульле чаңгы базасы төзеләчәк.
Урмандеево авылында башкарма комитет бинасын төзү планлаштырыла. Быел ветеринария берләшмәсенә капиталь ремонт ясау дәвам ителәчәк. Район үзәк хастаханәсендә дә зур ремонт эшләре көтелә - 11 миллион сумнан артыкка. Монда җиһазлар һәм кирәкле инвентарьләр сатып алу белән балалар консультация үзәге капиталь ремонтланачак.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә дәүләт ярдәменнән мәхрүм калмаячак. Ике крестьян-фермер хуҗалыгы - Мокин, Сыраев КФХлары һәм "Актай" агрофирмасы йөз баш терлеккә исәпләнелгән сыер абзарларына капиталь ремонт ясау һәм бер "Маланчев" крестьян-фермер хуҗалыгы ике йөз баш терлеккә исәпләнелгән сыер абзарларын ремонтлау программаларына керде. Моннан тыш, "Аксу Агро" агрофирмасында сенаж базлары төзү дә каралган. Шулай ук 2018 елга юл программалары да расланган. "Урам-юл челтәрләрен ремонтлау" программасы кысаларында Ахматка, Яңа Аксубай авылына кадәрле керү юлларына вак таш һәм ком кушылган япма түшәләчәк. Водстрой, Пионер (Октябрьнең 40 еллыгы урамыннан алып), Комсомол (Полорусов-Шелеби урамыннан алып Пионер урамына кадәр), Зур Кызыл тыкрыгы (Комсомол урамыннан алып), Карьер, Октябрьнең 50 еллыгы, Золин һәм Войков (77 а йорты) йортлары арасындагы тыкрык, Демьян Бедный урамнарының юл катламнары төзекләндереләчәк. Золин, Октябрьнең 60 еллыгы, Терешкова, Шоссе, Мазилин урамнарына өлешләп асфальт-бетон юл салыначак. Комлык, Төзүчеләр, Сөлчә урамнарында да өлешле юл эшләре планлаштырылган.
Яңа төзелешләр алып барылган Самаренкин, Гусев, Хәмәдиев урамнарында һәм шулай ук Урман заводы поселогында Сосновка авылында, Урмандеево авыл җирлегендә быел газ үткәргечләр сузылачак. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә җәйге чорда су белән өзлексез тәэмин итү өчен суүткәргеч челтәрләре үзгәртеп корылачак - Ураков урамыннан алып Аксубай үзәгенә, Профсоюз урамыннан Шоссе урамына кадәр өстәмә суүткәргеч сузылачак. Яңа суүткәргечне район үзәгенең Садовая урамыннан сузачаклар.
Яңа Чуаш Адәмсуында урам суүткәргеч челтәрен төзү планлаштырыла.
Аксубайда чистарту корылмаларында, ләм кырларын ремонтлау белән һәм район үзәк хастаханәсен үзәк канализация системасына тоташтырып, су китү системасын модернизацияләү күздә тотыла. Җылыту чоры тәмамлану белән бюджет тармагы объектларында - кайбер мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм авыл мәдәният учакларында җылылык белән тәэмин итүче котельныйларда газ казаннарын алмаштыру эшенә игътибар биреләчәк.
Аксубайда иҗтимаги киңлекләрне җәелдерү буенча да эш дәвам итәчәк - район үзәгендә Александр Гуляев паркын төзү проекты расланган инде.
Һәм, әлбәттә инде, торак пунктларда да, Аксубайның үзендә дә урамнарны яктырту программасы дәвам итәчәк.
Бары тик әлеге төзелеш һәм ремонт эшләренә сөенәсе генә кала, ә без эш барышын күзәтеп барып, аларны башкару этапларын гәзит битләрендә яктыртып, гәзит укучыларга яңа төзелгән һәм үзгәртеп корылган объектларны куллануга тапшыру хакында даими хәбәр итеп барачакбыз.
Людмила Жаренова.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев