Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Корбан бәйрәме

Ислам динен тотучылар иң бөек бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үттеләр.

Таң ата башлауга ук  Аксубай мәчетенә дин тотучылар иртәнге намазга җыела башладылар. Бәйрәм гыйбадәтендә яшьләр дә күп иде, өлкән яшьтәге ир-атлар үзләренең балалары, оныклары белән килделәр.

Гыйбадәт кылу залы халык белән шыплап тулды, җыелучылар баскыч мәйданчыгында да урын алдылар.

Ике  намаз арасында мөселманнар бәйрәм вәгазе тыңладылар, анда ислам диненең бөеклеге, башка диннәр белән үзара җылы мөгамәләсе, мөселман кешеләренең башка диндәге күршеләре белән дус яшәүләре билгеләп үтелде.

Көньяк төбәге Казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров вәгазь сөйләүне тәмамлаганнан соң җыелучыларны  бөек бәйрәм – Корбан гаете белән ихластан котлады.

– Бу изге көннәрдә һәр өйдә Аллаһы Тәгаләне зурлап догалар укыла, барлык мәчетләрдә дә  тантаналы гыйбадәтләр кылына, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.

–  Аллаһы Тәгаләдән бөтен кешеләргә дә бәхет, тынычлык, иминлек, сәламәтлек насыйп итүен сорыйм.
Мөселманнарга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Барлык мөселманнарны да бөек Корбан бәйрәме белән тәбриклим! – диде ул. – Мәчетләргә халык күбрәк йөрсен иде, бигрәк тә яшьләр. Динен олылаган кеше – эшендә дә, гаиләсендә дә үрнәк.

Район кешеләренең дини кануннарны үтәүләре, төрле милләт кешеләренең үзара дус һәм тату яшәүләре бәрабәренә без бергәләп халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен бик күп эшләр башкардык һәм бүген дә эшлибез. Икътисадның барлык тармакларында да эш кайный. Тагын бер кат бәйрәм белән сезне!

Бәйрәм намазы укылганнан соң мөселманнар бер-берсен бәйрәм белән  котладылар.
Гадәт буенча, күпләрнең йортында бәйрәмнең төп йоласы үтәлде – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбаннар чалынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев