Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Камил Гилманов: «Без районыбызда туганнарча бер гаилә булып яшибез»

Иртәгә Аксубайда чуаш мәдәниятенең Уяв республика бәйрәме узачак.


Бәйрәм үткәрү территориясе итеп Сабантуй мәйданы билгеләнде.

 Мәйдан  күзгә күренеп яңарды – биредә авыл хуҗалыгы, сәхнә мәйданчыклары, яңа сәхнә һәм күп катлы эскәмияләр төзелде, юллар тигезләнде, автотранспорт парковкасы өчен мәйданчык тәртипкә китерелде, сәүдә павильоннары өчен урыннар билгеләнде. Иртәгә биредә Чуаш милли әйлән-бәйләне йөриячәк. Ә бүген районга беренче кунаклар киләчәк.
Аксубай районында әлеге бәйрәм ничек үтәчәк? – район башлыгы Камил Гилманов белән әңгәмәбез шул хакта.

– Камил Камалович, Аксубай җирендә беренче тапкыр республика дәрәҗәсендәге Уяв бәйрәме узачак. Ни өчен әлеге бәйрәмне үткәрү урыны итеп нәкъ менә безнең район сайланды?

– Бәйрәм күп еллар дәвамында күрше  Нурлат районында узды, быел Татарстан җитәкчелеге бәйрәмне үткәрү урыны итеп  безнең районны билгеләде. Һәм бу очраклы түгел. Аксубай районы күп милләтле район. Монда  халыкның гомуми саныннан 45 процент чуашлар, 38 процент татарлар, 17 процент руслар һәм   башка милләт вәкилләре яши.
Безнең район территориясендә күрше милләт вәкилләре күп гасырлар дәвамында  дус һәм тату яшиләр.

Халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы бәйрәмнәр үткәрүдә генә түгел, көндәлек тормышта да ачык күренә. Бездә Уяв бәйрәменә  әзерләнүгә руслар да, татарлар да , чуашлар да җәлеп ителде.

Безнең халык–районыбыз  горурлыгы. Без барлык бәйрәмнәрне дә бергәләп билгеләп үтәбез. Район халкы татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны көтеп ала. Әлеге бәйрәмне  башка милләт кешеләре дә ярата, алар сөлге җыю йоласына бик теләп карыйлар, моның өчен иң матур яулыклар, сөлгеләр әзерлиләр.

Без рус милли мәдәниятенең Троица бәйрәмен бәйрәм итәбез,  аның символы булган  – йомырка һәм боткадан рәхәтләнеп сыйланабыз, төрле бәла-казалардан саклану өчен каенга  тасма  бәйләп куябыз. Мин үзем дә бу чарада катнашам һәм рус  халкының милли уеннарын да шатланып кабул итәм.Районда чуваш мәдәнияте бәйрәме дә киң колач ала.

Чөнки ул үзенең тамырлары белән  ерак тарихка китә , ә без  безнең җирлектә яшәүче  чуаш халкының элек- электән ничек яшәгәнен белергә тиеш. Чуаш милләтенең  гореф-гадәтләрен, көнкүреше һәм милли колоритын  Уяв бәйрәмендә  күрсәтергә тырышырбыз.

– Бәйрәмнең статусы республика күләмендә билгеләнсә дә, бәйрәмгә Россия төбәкләре дә гариза бирде. Масштабы бөтен Россия күләмендә булачак. Аксубайлыларга кунакка кемнәрне  көтәргә?

– Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны,Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьевны, ике төбәкнең дә мәдәният министрларын, ике республиканың да  министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләрен кунакка көтәбез. Аксубайлылар кунакларны кабул итә һәм үз осталыкларын күрсәтә белә. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрербез дип уйлыйбыз. Моның өчен бик күп эшләр  эшләнде.

Бәйрәмгә Татарстан һәм Чуашстан коллективлары гына түгел, ә Россия төбәкләрнән  дә бәйрәмгә килергә теләк белдерделәр.
Бераз булса да серләрне  ачыгыз әле, бәйрәмдә аксубайлыларны нинди сюрпризлар көтә?

– Халык алдында минем  серләрем юк. Татарстанның чуваш милли мәдәни автономиясе җитәкчесе, якташыбыз Дмитрий Самаренкин акубайлыларга «Синяя птица» ансамблен алып килә. Бәйрәмдә сюрпризлар бик күп булачак. Кунакларны яңа төзекләндерелгән агач шәһәрчек – чуаш көнкүреше, халык кәсепләре йортлары белән җиһазландырылган утар кабул итәчәк. Мәйданда масштаблы чаралар үткәрү өчен яңа сәхнә төзелгән.

Моннан тыш, бу көнне тагын дүрт сәхнә җәлеп ителәчәк, аларда шул исәптән «Чуаш чибәре» конкурсы да узачак, ата- аналарга ял итәргә һәм бәйрәм белән хозурланырга мөмкинлек булсын өчен  балаларга уйнау мәйданчыгы эшләячәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өч ай эчендә бәйрәмне әзерләү буенча районның җитәкчелек составы, советы, Башкарма комитеты тарафыннан зур эш башкарылды, бәйрәм үткәрү вакытында барлык мәдәният, мәгариф, полиция, җәмәгать туклануы, медицина хезмәткәрләре   җәлеп ителәчәк. Бәйрәмне финанслау ягыннан Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов зур ярдәм күрсәтте.

Безгә финанс  ярдәме беләннефть компанияләре якташларыбыз Самаренкиннар, Яһудиннар һәм  үз тамырларына битараф булмаган район халкы һәм әлеге төбәктән чыккан кешеләр ярдәм итте.

Барлык ярдәм күрсәткән кешеләргә   чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Уяв бәйрәме безне тагын Сабантуй мәйданына – бердәм чуаш әйлән-бәйләненә җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев