Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Ирешелгәннәр шактый, әмма төп җиңүләр алда әле

Мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең район җитәкчелеге һәм Мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашындагы традицион август киңәшмәсе барлык белем бирү оешмалары җитәкчеләрен, мөгаллимнәрне, тәрбиячеләрне һәм мәгариф бүлеге белгечләрен үзенә җыйды.

Үзәк паркта
Аксубайның төп паркында ачык һавада мәгариф тармагы казанышлары күргәзмәсе колач алды. Мәктәпләр кунакларга этномәдәни компонентлар белән татар, рус һәм чуаш фольклоры күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.

Биредә мәдәният һәм халык һөнәрчелеге, җырлар һәм биюләр, районда яшәгән халыкларның милли аш-сулары һәм эчемлекләре тәкъдим ителде. Мәктәп музейлары да үзләренең соклану уяткан экспозицияләрен алып килгәннәр, мастер-класслар күрсәттеләр, чуаш көрәшчеләре һәм “Свирелька“ ансамбле музыкантлары үзләренең матур чыгышлары белән чараны бизәделәр.

Район үзәгенең балалар бакчалары киң күләмле “Россия сувенирлары“ күргәзмәсен тәкъдим иттеләр, анда алар үзләренең талантларын һәм осталыкларын ачып салдылар.

Үзәктәрәк “Физик культура һәм спортны үстерү“, “Мәктәп музейлары“, “Советлар Союзы Герое Г.Г. Романов“, “Өстәмә белем“, “Татарстан варислары берләшмәсе“, “Мөстәкыйль балалар“, “Яшь армиячеләр“, “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте“ баннерлы мәгълүматлар күргәзмәсе урнашты.
Россия мәктәп укучылары хәрәкәте,  SMS-балалар, сәлкәшләр, Татарстан варислары, волонтерлар күләмле флешмоб оештырдылар.

“Кәеф өчен зәңгәр төс“
Белем дөньясына сәяхәт башлана. Безнең район укучылары белем иленә тулы әзерлектә юл тоталар һәм һәр корабның үзенең мәктәп формасы бар. Районның берничә мәктәбе укучылары конференция кунакларына мәктәп формаларын тәкъдим иттеләр.

Күргәнебезчә, күпләр зәңгәр төскә өстенлек биргән. Бары тик Сөнчәле мәктәбендә генә үзенчәлек сизелә, анда укучылар чуаш милли йолаларына дан җырлап, шакмаклы тукымадан тегелгән форманы сайлаганнар.

Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит
Хәйрия акциясе ярдәмендә йөзләгән Аксубай укучысына ярдәм күрсәтелә. Акциядә “Бердәм Россия“ партиясе депутатлары, агрофирмалар, көч структуралары, район оешмалары һәм учреждениеләре актив катнаша. Быел  беренче сыйныфка барган 96 бала мәктәп сумкалары һәм канцелярия кирәк-яраклары алды.

Мәктәп букчалары тапшыру тантанасында район  башлыгы Камил Гилманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү Идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев катнашты.

Пленар утырыш
– Мәгариф бүлеге традицион рәвештә муниципаль хакимият органнарының игътибар үзәгендә тора, – дип билгеләп үтте җыелучыларны котлап район башлыгы Камил Гилманов. – Агымдагы елның төп максатларыннан берсе – белем бирү сыйфаты күрсәткечләрен һәм шулай ук  укытучы һөнәренең социаль статусын яхшырту.  Буыннар алмашын һәм социаль прогрессны педагоглар хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый.

Әгәр балаларны үз халкыбыз тарихы, йолалары һәм теле нигезендә укытсак, аларның тагын да уңышлырак, көндәшлеккә сәләтлерәк булуларына иманым камил. Югары белемле кадрлар – без куйган максатларны тормышка ашыруда төп фактор.

Бу матди һәм акча ресурсларыннан да мөһимрәк. Нәкъ менә шуның өчен  белем бирү безнең уртак хезмәтебездә өстенлекле юнәлеш булды, булып тора һәм булачак.

Аксубай районы белем бирү системасының актуаль проблемалары һәм перспективалары турында Станислав Зайцев бәян итте.
– Узган уку елы нәтиҗәләре буенча безнең район  рейтингта 38 нче урында булды, – диде Станислав Юрьевич. – Шуңа бәйле узган уку елында белем бирү сыйфатын күтәрү буенча чаралар Планы (юл картасы) эшләнде һәм расланды.

Ел дәвамында аны гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барылды. Белем бирү министрлыгы, белем бирүне үстерү Институты һәм Республика  белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге белән берлектә алып барылган эшчәнлек бәрабәренә ГИА, олимпиада хәрәкәте нәтиҗәләре яхшырды. Нәтиҗәләр сөенерлек –  республиканың 33 авыл муниципалитетлары арасында 11 нче урын.

Мәктәпкәчә белем бирү системасында 3 яшьтән өлкәнрәк нәниләрне балалар бакчаларына урнаштыру проблемасы хәл ителгән. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ФГОСны кертү буенча максатка юнәлешле эш алып барыла.

Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү өчен методик база булдырылган.

Гомуми белем бирү системасында муниципаль максатчан программага нигезләнеп өстенлекле юнәлешләр гамәлгә ашырыла. Белем һәм тәрбия бирүнең яңа алымнары кертелә, башлангыч һәм төп гомуми белем бирүдә ФГОСны, сәламәтлекләре чикле белем алучыларга белем бирү стандартларын кертү буенча эш дәвам итә.

Белем бирү сыйфатын, олимпиада хәрәкәтен, профильле укытуны бәяләү системасы җәелә.

Тәрбия һәм өстәмә белем бирү системасында укучыларга тәрбия бирү Стратегиясе уңышлы гамәлгә аша. Укучыларның 89 проценты төрле балалар хәрәкәтләренә кертелгән.

Аксубайның 3 нче мәктәбе –  Россия мәктәп укучылары хәрәкәте проектларын гамәлгә ашыру буенча, Аксубайның 2 нче мәктәбе – “Яшь армия“ проектларын гамәлгә ашыру буенча лидер мәктәпләр. Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә “Тату сыйныф серләре“ бәйгесе,   ата- аналарның интернет-җыелышы, “Без бергә“ фестивале проектлары уңышлы тормышка аша.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мониторингына нигезләнеп, Аксубай районы тәрбия эшләре нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча – лидерлар арасында. 

Һөнәри белем бирү системасында яңа федераль дәүләт стандартларын кертү һәм WorldSkills стандартларын исәпкә алып дәүләт йомгаклау аттестациясе төбәк системасын тормышка ашыру алып барыла.

Конференциядә алдагы елларда хәл итү таләп ителгән проблемалар да күтәрелде. Нигездә,  районның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен һәм укытучыларны башка районнар һәм төбәкләрдәге коллегаларына хас  проблемалар борчый.

– Безнең төп бурыч – сыйфатлы белемне һәркем алырлык итү, – дип ассызыклады мәгариф бүлеге җитәкчесе. – Барлык дәрәҗәләрдә кулланылган чаралар нәтиҗәлелекне күтәрүгә, укытучыларның эш шартларын һәм укучыларның уку нәтиҗәләрен яхшыртуга туры килергә тиеш.

Менә шуның өчен яңа уку елында лидер мәктәпләргә генә түгел, теге яки бу сәбәпләр буенча инфраструктура тулыланышы һәм укучыларның белем нәтиҗәләре күзлегеннән караганда бераз артта калган белем бирү учреждениеләренә дә даими игътибар бирергә.

Тамара Федорова аксубайлыларны мәгариф һәм фән министры  Рәфис Борһанов исеменнән котлады.

– Алдагы уку елы гади булмаячак, – дип билгеләп үтте ул. – Безнең алга мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрү буенча зур бурычлар куелган. Әмма, һәрвакыт Россия авангардында булган Татарстан мәгарифе өчен бу бурычлар үтәлмәслек түгел.

Аксубай муниципаль белем бирү системасы яхшы эшли,  уку-методика бүлеге, мәктәп директорлары, педагоглар бердәм. Бердәм эшләү нәтиҗәсендә мәгариф өлкәсе “кызыл“ зонадан чыкты һәм башка беркайчанда анда әйләнеп кайтмаячак дип уйлыйм.

Ирешелгәннәр шактый, әмма, төп җиңүләр алда әле.
Август киңәшмәсе соңында бүләкләү тантанасы булды. Мәгариф тармагының иң яхшы хезмәткәрләре күкрәк билгеләре, Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары  алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев