Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Имамнар түгәрәк өстәл артында

Район Советында имамнар түгәрәк өстәл артында очраштылар.

Анда район мөселманнары лидерлары “Экстремизмга – ЮК!“ ункөнлеге кысаларында җыелышты.

Очрашуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты.

– Безнең районда 28 мәчет бар. Мәчетләргә төрле яшьтәге дин тотучылар йөри һәм сез аларга толерантлыкка, башка халыклар диннәрен хөрмәт итәргә өндәгән ислам дине нигезләрен өйрәтәсез, –  дип билгеләп үтте Сергей Александров.

– Кызганычка каршы, бүген яшьләр тамырлары Интернет челтәрләре, экстремистик әдәбият аша да өзлексез таралган традицион булмаган ислам йогынтысына биреләләр. Безнең уртак бурычыбыз авылларда һәм салаларда, безнең районда һәм тулаем республикада традицион булмаган исламның таралуына юл куймау.

Сергей Витальевич имамнарны халык белән әңгәмәләр корырга һәм дини мәсьәләләрдә ялгышкан очракларда аерым гражданнарны мөстәкыйль рәвештә вәгазь сөйләп кенә күндерергә тырышырга түгел, ә тиешле хезмәтләрне дә җәлеп итәргә чакырды.

Район башлыгы ярдәмчесе –  террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Эльмира Крайнова районда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча муниципаль программа эшләнгәнлеге хакындагы мәгълүматны җиткерде, аның төп бурычы бу тискәре күренешләргә каршы тору, гражданнар тормышын яклау, гражданнарның толерантлык һәм тәртип нигезләре буларак хокуки культурасында тиешле дәрәҗәгә ирешү.

Районның имам-мөхтәсибе, ТР МДНнең Көньяк төбәге казые Равил Зөфәров дини мөселман оешмаларында нинди эшләр башкарылуы, мөхтәсибәт каршында балаларны, яшьләрне һәм халыкны традицион ислам нигезләренә өйрәтү өчен якшәмбе мәктәпләре оештырылуы хакында бәян итте.

Имамнар арасында утырышлар уздырыла, экстремизмга каршы чаралар оештырыла, балалар өчен күңел ачу сыйфатындагы мәдәни күләмле, яшьләр өчен спорт чаралары оештырыла.

Түгәрәк өстәл артында имамнар кайбер мәсьәләләрне күтәрделәр, фикерләре белән уртаклаштылар, теләкләрен белдерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев