Игътибарны – балаларга юнәлтергә
ТРның Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча җаваплы сәркатип Илсөяр Гарифуллина Аксубайга эшлекле сәфәр кылдылар.
Башкала омбудсменнарының игътибар үзәгендә – ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм ителгән, авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә калган балалар.
Приют – республикада иң яхшысы
Сәфәрне “Хыял“ балалар һәм яшүсмерләр социаль приютыннан башладылар. Килүчеләр һәрнәрсәгә игътибар иттеләр. Йокы бүлмәләреннән алып кабул итү бүлегенә кадәр бөтен бүлмәләрне тикшереп чыктылар. Гүзәл Удачинаның приютка соңгы сәфәреннән 2 ел узды, бу вакыт эчендә яшәү шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарылган.
Капиталь ремонт ясалган, идәннәр капламы, канализация системасы алмаштырылган, баскыч маршы һәм административ өлеш ремонтланган, бөтен капкалар алмаштырылган. Җылыту системасы насосын сатып алганнар һәм урнаштырганнар. Балалар киемнәре өчен яңа шкафлар сатып алганнар.
“Бергә булдырабыз“ проектын үткәрү үткән елны приют тормышында зур вакыйга булды. Аны тормышка ашыруга миллион сумнан артык акча тотылган. Бу тернәкләндерүнең яңа юнәлешләрен кертергә мөмкинлек биргән: “Селфи“ һәм агач остасы түгәрәкләре, анимация студиясе, кунак бүлмәсе һәм урам спорт мәйданы җиһазландырылган.
Балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә 300 мең сум күләмендә грант акчалары юнәлдерелгән. Боларның барысы да хөрмәтле кунакларга тәкъдим ителде.
Коллективның һөнәри осталыгы балалар омбудсменын таң калдырды.
– Җитәкчедән алып техник хезмәткәрләргә кадәр монда барысы да ничек дөрес эшләргә кирәк икәнен беләләр һәм эшлиләр дә. Приютның азык-төлек блогында идеаль тәртип диярлек, – дип белдерде Гүзәл Удачина. Килүчеләр граммнарга кадәр көндезге сөт яки даруларына кадәр – дару средстволарын санадылар.
– Приют яхшы якка үзгәргән – монда уңайлы, рәхәт. Аксубай приюты безнең республикада мондый төрдәге учреждениеләр арасында иң яхшыларның берсе булды. Һәм аның коллективына һөнәри осталыклары һәм район җитәкчелегенә әлеге социаль учреждениегә даими ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәм.
Документларны анализлау
Сәфәр документларны тикшерү белән дәвам итте. Ведомствоара исәптә торган гаиләләрне тернәкләндерү шәхси программаларын һәм социаль приютта яшәгән балаларның ИПРларын, опека һәм попечительлек органнарының эшчәнлекләрен анализладылар.
Безнең профилактика субъектлары рәсмиләштергән сигнал карталарын башкала белгечләре тәнкыйтьләделәр. Гүзәл Удачина һәм Илсөяр Гарифуллина киңәшләрен бирделәр. КДН утырышында куркыныч хәлдә булган гаиләләрне тернәкләндерү программасы белән таныштырырга кирәк. Тернәкләндерүнең һәр этабы тәмамлану белән башка этапка күчү КДН утырышында бергәләп сөйләшенергә тиеш.
Әгәр гаилә аралашырга теләми, ә социаль ярдәм чаралары кулланылган икән, ата-аналар хокукларын чикләү яки мәхрүм итү турында документларны әзерләргә кирәк. Бу юнәлештә ведомствоара эшне көчәйтергә. Социаль-куркыныч хәлдә булган күп кенә гаиләләрнең алкоголь бәйлелегеннән интегүләрен исәпкә алганда, табиб-нарколог активлыгын арттырырга.
– Без сез начар эшлисез дип әйтмибез, – дип билгеләп үтте Илсөяр Гарифуллина. – Без бары тик проблемалы мизгелләргә игътибар итәбез. Һәм бездән соң сезнең эшегез тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип ышанабыз.
Гражданнарны кабул итү
Аксубайлылар балалар омбудсменына кабул итүгә төрле сораулар белән килделәр. Иске Үзи авылында яшәүче тәрбиягә балалар алган әти-әниләргә юл кирәк. Гаиләдә 5 бала тәрбияләнә, аларның 2се инвалид. Яз һәм көздә пычрактан балалар бакчасына яки мәктәпкә бару алар өчен бик авыр. Алар авыл җирлеге башлыгыннан мөрәҗәгать итүчеләрнең өйләренә кадәр калган 400 метр быел үзара салым акчасы хисабына вак таш белән капланачак дигән җавап алдылар.
Шулай ук гражданнарны кабул итүгә килүчеләрне мәгариф учреждениеләренә кабул иткәндә ташламалар булу-булмавы, тәрбиягә алынган бала хисабына киемнәр шкафын алу ысуллары, тәрбиягә бала алынган фатирда ТКХ өчен әҗәтләрне кемнең түләргә тиешле борчый. Бөтен сорауларына да аксубайлылар җаваплар алдылар.
Эшне көчәйтергә, тирәнәйтергә, үстерергә!
Аннары омбудсменнар катнашында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Безнең мәгариф учреждениеләрендә инклюзив белем алу турында мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин бәян итте.
Инклюзив белем алу – мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм андый чикләүләре булмаган балаларны бергә укыту һәм тәрбияләү.
– 2017-2018 уку елы азагына инвалид-балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар саны 105 кешене тәшкил итә, – дип хәбәр итте методист. – Аларның 30ы өйдө торып белем ала.
2 нче һәм 3 нче мәктәпләрдә керү юллары пандуслар белән җиһазландырылган, арбалы инвалидлар өчен керү төркеме һәм бәдрәфләр уңайландырылган, Аксубайның 3 нче мәктәбендә икенче катка менү өчен күтәргеч бар. 2017-18 уку елында массакүләм мәктәп шартларында, безнең районда калган укучылар белән бертигез мөмкинлекләре чикле һәм инвалид статусындагы 46 бала белем алган. Аларның 9ы терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге бозылу, 12се интеллектуаль яктан бозылулар, 4се күрү һәм 1се ишетү буенча инвалидлар.
Алар бөтенесе дә дәресләрдән тыш эшчәнлеккә җәлеп ителгән, мәктәпләр тормышында актив катнашалар. Күбесе мәдәни-ял, спорт юнәлешләре буенча чараларда катнашалар. Мөмкинлекләре чикле булган 25 бала мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем алу программаларында катнашалар. Мөмкинлекләре чикле булган 9 нчы сыйныфта белем алган 4 бала Дәүләт чыгарылыш имтиханнары (ГВЭ) форматында дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырганнар.
11 нче сыйныфта укучы 1 бала Бердәм дәүләт имтиханнарын калган укучылар белән бертигез дәрәҗәдә тапшырган. Шулай ук Сергей Чеверикин мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен башлангыч сыйныфларда федераль дәүләт белем бирү стандартларын (ФГОС) кертү, эшләрнең ничек барганы һәм яңалык кертү барышында нинди авырлыклар белән очрашулары турында сөйләде.
Иң мөһим проблемаларның берсе – кадрлар, ә нәкъ менә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү өчен кирәк булган укытучыларның тематик курслы әзерлекнең булмавы. Шулай ук мәктәпләрдә уку әсбаплары, методик комплектлар һәм әсбаплар, уку предметлары буенча программалар юк. Мәктәпләрнең материаль-техник җиһазландырылуы да җитәрлек дәрәҗәдә түгел.
Җәйге ялны оештыру буенча Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Валентина Краснова бәян итте. Ул районда җәйге каникуллар чорында 1 июньнән 11 мәктәптә 500 баланы үзенә җыйган көндезге мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьләре, 5 мәктәптә 100 баланы үзенә җыйган хезмәт һәм ял лагерьләренең ачылуы турында хәбәр итте. Шәһәр яны лагерьләрендә ял оештырылган. 105 бала “Крылатый“ лагерендә ял иткән, 16 кеше палатка төрендәге лагерьдә профиль сменада уздырган.
“Яшь турист“ республика профиль сменада – 4 бала, “Яшьармия“дә – 3 бала ял иткән, 4 бала август аенда “Хәрәкәтнең яшь инспекторлары“ сменасына ял итәргә барачак. “Сәләт“ Халыкара яшьләр белем бирү форумында июль-август айларында 60 кеше ял итәчәк.
Районда ятимлекне профилактикалау турында опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Айсылу Төхвәтуллина сөйләде. Районда барлыгы 36 тәрбиягә бала алган гаилә бар, анда 79 бала тәрбияләнә, шуларның 10сы мөмкинлекләре чикләнгән балалар, 47 опекалык гаиләләре.
69 бала якын туганнары опекасында яши, шуларның 5се мөмкинлекләре чикле балалар. Районда балаларны тәрбиягә алган әти-әниләр клубы булдырылган, анда табибләр, юристлар, ПДН инспекторлары һәм башка белгечләр катнашында балаларны тәрбиягә алган әти-әниләрнең проблемалары буенча әңгәмәләр коралар.
Гаилә уңышсызлыгын иртә билгеләү һәм гаиләне саклап калу, туган гаиләсендә баланы тәрбияләүгә шартлар булдыру – “Нежность“ КЦСОНның гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләренең төп максаты. КЦСОН мөдире Тәнзилә Габдрахманова нәкъ менә шул турыда сөйләде.
Ведомствоара патронажга гаиләләрне һәм балаларны куюның төп факторы – ата-аналарның балаларны тәрбияләүдән яки аларның хокукларын һәм ихтыяҗларын яклаудан баш тарту. Агымдагы елның июль аена 28 балигъ булмаган бала тәрбияләнүче 10 гаилә ведомствоара патронатта тора. Сигнал карталарының күбесе мәктәпләрдән (5), эчке эшләр органнарыннан (3) һәм башка профилактика субъектларыннан килеп иреште. Тернәкләндерү эшләре кысаларында гаиләләр белән алкоголь бәйлелегеннән дәвалауда, пособиеләр алуга документлар рәсмиләштерүдә, эшкә урнашуда һәм башкаларда ярдәм күрсәтү буенча эшләр алып барыла.
Ай саен социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләрне мониторинглау уздырыла. 6 ай эчендә ОСПСиД белгечләре профилактиканың башка субъектлары белән берлектә 101 гаиләгә 42 сәфәр оештырганнар, ул гаиләләрдә 276 балигъ булмаган бала яши.
Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм КДН һәм ЗП җаваплы сәркатибе уңышсыз гаиләләрдә яшәгән балаларның җәйге ялын оештыруны тәнкыйтьләделәр.
– Апрель аенда ук беренчел эшләрне уздырырга кирәк иде, – дип белдерделәр башкаладан килгән белгечләр.
– Сез дәүләт опекасына мохтаҗ булган балалар ялын җитәрлек күләмдә мониторингламыйсыз. РФ Хөкүмәте йөкләмәсе бар, анда шундый балаларны җәйге ял белән 100 процент колачлау бурычы билгеләнгән. Һәм монда профилактиканың бөтен субъектлары катнашырга тиеш.
Омбудсменнар тәрбиягә бала алган гаиләләрдә яшәүче балаларның ял һәм сәламәтләндерүгә хокуклары тулысынча үтәлүне тәэмин итәргә киңәш иттеләр. Аннан тыш, опека бүлегенә тәрбиягә алынган баланың пенсия средстволарын куллануга игътибар итәргә кирәк.
Гүзәл Удачина республикада булган бу средстволарны куллануның ачу китергеч фактларын бәян итте. Мисалга, ата- аналар тәрбиягә алынган баланың пенсия средстволары хисабына (алар аны үзенә бер аерым очракларда һәм бала ихтыяҗлары өчен генә куллана алалар) йомшак җиһазлар, кыйммәтле витаминнар, ярган утын (!) сатып алганнар. Безнең районда андый берничә мисал бар.
– Тәрбиягә бала алган ата-аналар да, социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләр дә балаларның җәйге сәламәтләндерү ялын һәм өстәмә белем алуны оештырырга тиеш, – дип ассызыклады Гүзәл Удачина.
Утырышта катнашкан район прокуроры Эдуард Хираҗев тәрбиягә бала алган гаиләләрдә һәм опека гаиләләрендә балаларның пенсия средстволарын максатлы куллануга прокурор тикшерүе оештырылуы турында хәбәр итте.
– Профилактика субъектлары бүген үзләренең эшләрен ныгытырга, тирәнәйтергә, үстерергә дигән киңәшләр алдылар, – дип йомгаклары Гүзәл Любисовна. – Гомумән, эшләрне камилләштерү өчен резервлар бар. Һәм сорау – мәктәпләрдән һәм авыл җирлекләре башлыкларыннан алып һәм җаваплы сәркатип белән тәмамлап профилактиканың һәр субъектыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев