Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Игенчеләр чәчүгә әзер

Район агрофирмалары арасында 2018 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча смотр-бәйге узды. Составында ТР авыл хуҗалыгы министрының баш киңәшчесе Илнур Сафин, УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов, Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, ТР Россельхозцентр Аксубай бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов, УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов булган комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә...

Район агрофирмалары арасында 2018 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча смотр-бәйге узды.
Составында ТР авыл хуҗалыгы министрының баш киңәшчесе Илнур Сафин, УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов, Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, ТР Россельхозцентр Аксубай бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов, УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов булган комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә сәяхәт кылды.
Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлекләренә бәяләмә бирү буенча комиссия беренче чиратта язгы кампания башлану белән кырга чыгарга тиеш булган авыл хуҗалыгы техникасының һәм тракторларның техник торышына, хезмәт коллективларында хезмәт иминлеген оештыру мәсьәләләренә, күчмә ремонт бригадаларының формалашуына, орлыкларны инкрустацияләүгә, минераль ашламалар белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирде.
Беренче булып "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлегендә булдылар. Бөтен әйләнә-тирә бүлекчәләрдәге техниканың иң зур өлеше нәкъ менә монда тупланган иде. Машина-трактор паркында аларны язгы чәчү эшләренә әзерләнгән тракторлар һәм агрегатларның тигез сафы каршы алды. Делегация техниканы карап чыкты, мехостаханәдә, бөртеклеләр складында булды, ремонтчы механизаторлар белән очрашты. Кагыйдәләргә нигезләнеп һәр пункт буенча язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәяләмәләр бирелде.
- Механизаторлар эшендә таләпләр катгый, - дип ассызыклады Миниршат Алимов. - Шуларның иң мөһиме - хезмәт иминлеген саклау буенча бөтен кагыйдәләрне дә үтәү.
Комиссия "Актай" агрофирмасының машина-трактор паркында булды, кыр техникасы арсеналын тикшерде, чәчүгә әзерлек буенча эш барышы белән танышты, механизаторлар белән очрашты, бөртеклеләр складында булды һәм нәтиҗәләрдән канәгать калды.
Комиссия әгъзаларын Иске Ибрай авылы артындагы күпьеллык үләннәр участогында "Аксу Агро" агрофирмасының авыл хуҗалыгы техникасыннан торган чын парад каршы алды. Бүгеннән кырга чыгарга әзер булган заманча тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары, төрле модификациядәге туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларының тигез сафы иң таләпчән комиссияне дә канәгать калдырырлык иде. Техниканың язгы чәчүгә әзерлегенә кагылышлы хилафлыклар табылмады. Комиссия әгъзалары хезмәт иминлеген саклауга бәйле эш белән таныштылар, бөртеклеләр складында булдылар, орлыклык материалның торышын тикшерделәр: бөтен күләм тикшерү узган. Орыкларны корткычларга каршы агулау тулы куәткә бара.
- Язгы чәчүгә әзерләнүдә сез барлык кирәкле эшләрне башкаргансыз. Тиздән зур эшләр башланачак - уңышлар сезгә! - дип белдерде игенчеләргә мөрәҗәгать итеп "Аксу Агро" агрофирмасы генераль директоры Солтан Шәйхуллин.
"Восходящая заря" агрофирмасы "Аксубай" филиалының "Смена" бүлегендә техника паркы торышы һәм шулай ук әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.
Комиссия игенчеләрнең язгы кыр эшләрен оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп үткәрергә омтылуларына лаеклы бәя бирде.
Смотр-бәйге нәтиҗәләре: 1 урында - "Аксу Агро" агрофирмасы, 2 урында - "Восходящая заря" ҖЧҖ агрофирмасының "Аксубай" филиалы.
Комиссия эше белән район башлыгы Камил Гилманов та танышты.
- Техника язгы кыр эшләренә тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, - дип белдерде ул. - Арсеналда иске техниканың күп булуына карамастан, алар ышанычлы ремонтланган.
Игенчеләр яхшы нәтиҗәгә исәп тота. Аларның бурычы - кыр эшләрен кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп башкару.
- Күптән түгел районда авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча авыл хуҗалыгы техникасын алдан тикшерү узган иде. Кыска вакыт эчендә механизаторлар билгеләнгән җитешсезлекләрне юк иткәннәр, - дип билгеләп үтте министрлык вәкиле Илнур Сафин. - Димәк, аксубайлылар чәчүгә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев