Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Иң яхшыларны бүләкләделәр

Район Советының утырышлар залында агымдагы мәсьәләләр буенча киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмәне район башлыгы Камил Гилманов алып барды.

– Соңгы айларда без социаль әһәмияткә ия күп кенә чаралар уздырдык, – дип белдерде Камил Камал улы. – Болар Троица, Сабан туе, Уяв. Бөтен халык бәйрәмнәренең дә югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үтәсе һәм анда актив катнашкан барысына да рәхмәт белдерәсе килә. Район башлыгы азык хәзерләү, төзү, төзекләндерү һәм социаль объектларны җылыту сезонына әзерләү мәсьәләләренә тукталды.

Киңәшмә бүләкләү белән тәмамланды.
Район башлыгы Камил Гилманов район активисты Евгений Копаневка Г.Д. Заволокин исемендәге “Уйна, гармун“ XV Бөтенроссия фестиваль-бәйгесенең III дәрәҗә лауреат Дипломын һәм әлеге фестивальнең “Рус гармунына тугрылык өчен“ дипломын тапшырды.

Район башлыгы Камил Гилманов һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов оештыру һәм әлеге фестивальдә районның катнашуы өчен фестиваль-бәйгедән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Камил Камал улы “Хыял“ балалар приюты директоры Гөлнар Шарашевага ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан “ТР социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте, уңышлары һәм казанышлары өчен“ Мактау грамотасын тапшырды.

Аксубай ТР ДОСААФ ТИДБ җирле оешмасы советы рәисе Петр Волков ТР Дәүләт Советы Рәхмәт хаты һәм ветераннар советы рәисе Галина Бобкова ТР ДОСААФ ТИДБ Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

“Мәдәни социаль әһәмияткә ия район чараларын уздыруны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен“ Аксубай муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хатлары белән төрле өлкәләр җитәкчеләре, белгечләре бүләкләнде: Илшат Моратшин, Сергей Александров, Алексей Тимирясов, Ольга Копанева, Галина Сруртдинова, Алим Идиятуллин, Ирина Сәлахова, Архип Иванов, Андрей Ильин, Владимир Кононов, Гөлнур Кәлимуллина, Радик Канәфин, Фәрһат Аюпов.

“РФ Президенты сайлауларын уздыруны әзерләүдә һәм үткәрүдә уңышлы эше өчен“ РФ Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Рәхмәт хатлары белән район ТСК рәисе Галина Маланчева, район ТСК рәисе урынбасары Шәүкәт Нургалиев, ТСК секретаре Татьяна Леонтьева, участок сайлау комиссиясе рәисе Александр Павлов бүләкләнделәр.

Василий Крмаков һәм Александр Попов “Җирле үзидарә сайлауларында сайлау процессларын уңышлы оештыру һәм үткәрү өчен“ район башлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Ахырда район башлыгы Камил Гилманов тагын бер кат бүләк алучыларны тәбрик итте һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калмауларын һәм район, республика иминлеге өчен эшләүләрен теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев