Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Эшмәкәрлек проблемалары – игътибар үзәгендә

Аксубай эшкуарлары берләшмәсе вәкаләтле вәкил белән очрашты.

ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов белән очрашу вакытында районның бизнес-берләшмәсе федераль сәүдә челтәрләренең “һөҗүме“, җир участокларының базар бәясе белән кадастр бәясе арасындагы аермасы, ачык  аукционда бәяләрнең арту проблемасына кагылышлы һәм башка сорауларны яудырдылар.

Очрашу район башлыгы Камил Гилманов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР прокуроры урынбасары Марат Долгов, Салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин һәм бизнес-инкубатор вәкилләре, юристлар, Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү ведомстволары җитәкчеләре катнашында үтте.

Чара рәсми булмаган мохиттә, актив әңгәмә кору алымында узды. Шуңа күрә очрашуда катнашучылар сәхнәне һәм биек трибунаны сайламадылар, ә  кызыксынучан эшмәкәрләргә якынрак утырдылар.

Сүз уңаеннан, зур җитәкчелек итү тәҗрибәсенә ия, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән Анатолий Самаренкин билгеләп үткәнчә,  “бирегә җыелган үзләренең эшләре өчен җан аткан кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре кебек шулкадәрле кызыклы тыңлаучыларны ул хәтта партҗыелышларда да күрмәгән“.

Тимур Нагуманов үзенең чыгышында  Аксубай районында эшлекле активлык һәм эшлекле климатны үлчәүнең кайбер моментларын мисал итеп китерде.
– Эшлекле активлык һәм эшлекле климат, уртача республика билгеләнешеннән аз гына түбән булса да, Аксубай районы –  күрсәткечләрнең кимүенә юл куймыйча, үсеш алуга ирешкән  муниципалитетларның берсе, – дип билгеләп үтте Тимур Дмитриевич. –  Эшмәкәрләр табышның билгеле күләмдә кимүен кече һәм урта эшмәкәрлекнең төп проблемаларыннан берсе буларак билгеләп үтәләр.

Компанияләрнең яртысы диярлек соңгы ярты елда табышның кимүен ачыклаган. Аларның 43 проценты алдагы ярты елда хәлнең тагын да начараюын белдерә.

Эшмәкәрләрнең вәкаләтле вәкиле хәбәр иткәнчә, кече һәм урта бизнес районда килеп туган эшлекле климатка начар бәяләмә бирә. Бары тик  оешмаларның 15 проценты гына эшмәкәрлекне үстерү өчен шартларны яхшырту турында сүз алып бара, ә 35 проценты хәлнең начараюы турында белдерә.

Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә килгәндә, үз эшләре булган сораштыручыларның 48 проценты соңгы елда күзәтчелек органнары аша тикшерү узган. Эшмәкәрләр  эшкуарлыкны даими  тикшерүче күзәтүчеләр арасыннан экологик тикшерүләрне, салым органнарын, янгын  хезмәтен атадылар.

Аннан соң эшкуарлар сораулар бирделәр. Эшне ачып җибәргәндә, аны алып барганда һәм җәелдергәндә очрашырга туры килгән проблемалар белән ачыктан-ачык уртаклаштылар. Спикерлар Аксубай эшмәкәрләренең күп кенә сорауларына урында ук җавап бирделәр, ә кайберләре җентеклерәк өйрәнүне таләп итә. Аксубайлыларның кызыклы тәкъдимнәрен республика вәкилләре алга таба эшләү өчен игътибарга алдылар.

Очрашуга йомгак ясап, Тимур Нагуманов моңа охшаш чараларның бәхәссез файдасын һәм аларны елына ике тапкыр үткәрүнең нәтиҗәле булуын ассызыклады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев