Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

ЭЭМ министры бүлек җитәкчесен билгеләде

Кичә полиция подполковнигы Илгиз Алмакаев Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә яңа җитәкче итеп билгеләнде.

Аны коллективка Татарстан ЭЭМ министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин һәм район башлыгы Камил Гилманов тәкъдим иттеләр.
Илгиз Ислян улы Алмакаев 1979 елның 13 апрелендә Калуга өлкәсенең Малоярославец шәһәрендә дөньяга килә.

Россия ЭЭМның Юридик институтында (КЮИ) белем ала. Эчке эшләр органнарында хезмәтен 1999 елда оператив вәкаләтле вәкил, ә аннары Аксубай  районы эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр белән көрәш буенча өлкән оператив вәкаләтле вәкил буларак башлый.

2004-2011 елларда – Татарстан Республикасы Аксубай районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары – криминал милиция җитәкчесе. Аннары 5 ел дәвамында Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары – полиция бүлеге җитәкчесе. 2016 елның мартыннан – Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлеге җитәкчесе.

Өйләнгән, өч кыз тәрбияләп үстерә.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең элеккеге җитәкчесе Илнар Камалиев Татарстан ЭЭМ министры боерыгы белән Россия ЭЭМның Биектау районы буенча бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев