Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чишмәгә – тәре күтәреп тантаналы бару

    21 июнь көнне Православие чиркәве Казан Изге Ана иконасы истәлеген хөрмәтли.

    Бу образ Татарстан яклаучысы булып тора һәм безнең якта нык хөрмәт ителә.
    Православие чыганаклары буенча Казан Изге Ана иконасы 1579 елда Казанда зур күләмле янгын булганнан соң табыла.

    Изге Ана Матрона исемле кечкенә кызның төшенә керә. Ул янгын булган урынга барырга һәм янган хәрабәләрдә изге урынны табырга куша. Икона шунда ук ике сукыр картны – Иосифны һәм Никитаны терелтә. 

    Казан Изге Ана иконасы табылу көнендә Татарстан башкаласында бу образны табу урынына тәре күтәреп тантаналы бару уздырыла. Бу истәлекле көндә тәре күтәреп тантаналы бару безнең район дин тотучылары өчен гадәткә әверелде.

    Бишенче ел рәттән бу көнне Аксубай православие чиркәвендә гыйбадәт кылудан соң дин тотучылар Ташлы чокыр чишмәсенә тәре күтәреп тантаналы бару үткәрделәр. Ул Изге Анага, башка изгеләргә мөрәҗәгать иткән догалар белән озатылып барды.

    Быел һава торышы дин тотучыларга илтифат итте, кызу кояш нурлары да, яңгыр да булмады. Чишмәгә кадәр юлны дин тотучылар 1 сәгатьтән артык вакыт эчендә уздылар. Алар арасында балалары белән ата-аналар, өлкәннәр бар иде.

    Өлкән буын вәкилләре юлның беркадәр өлешен атлап үттеләр, аннары транспортлар кулландылар. Аксубай православие чиркәве протоиерее Алексаедр Качаев кылган кыска гыйбадәттән соң йөреш катнашучылары изгеләндерелгән су алдылар, теләүчеләр коенып та чыктылар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: