Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чөгендер уңышы яхшы

    “Аксу Агро“ АФның чөгендер плантацияләрендә казып алу эшләре колач ала.

    “Нива“ бүлегендә әлеге культура игелгән мәйданда көнен-төнен техника гөрелтесе тынмый – аны казып алу эше ике сменада оештырылган. Агрофирма буенча шикәр чөгендере өч мең гектардан артык мәйдан били.

    Бу бүлектә (Чуаш Енорускиносы авылы янәшәсендә) татлы тамырлар  бер мең гектарга якын мәйданга чәчелгән. Аның билгеле бер өлеше җыеп алынган инде.

    Шикәр чөгендерен казып алу комбайннарының һәр әйләнешеннән соң   плантация читендәге татлы тамыр өемнәре күзгә күренеп арта бара. Чөгендернең уңышы яхшы. Көннәр матур торганлыктан казып чыгарылган татлы тамырлар да чиста.

    Көндез комбайннар белән Алексей Пайдаркин һәм Анатолий Ильгузин идарә итәләр. Төнге сменада аларны Алексей Кудряшов һәм Геннадий Жарков алмаштыралар. Пайдаркин белән Кудряшов комбайннар штурвалы артына бөртекле культураларны суктыруны тәмамлаганнан соң утырганнар (уракта шәп күрсәткечләргә ирешкәннәр).

    Механизаторларның  күпчелеге игенчелектә дистәләгән еллар хезмәт куйган кешеләр, чөгендер игү эшендә дә аларга тиңнәр юк. Татлы тамырларны казып алу процессында катнашкан бүлек управляющие Михаил Васильев механизаторларның намуслы хезмәтен билгеләп үтте.

    Чөгендер казып алуда мәшгуль механизаторлар смена нормасын арттырып үтиләр. Игенчеләр эш сәгатеннән максималь файдаланырга тырышалар, өстәвенә һава торышы да әйбәт. Хезмәтчәннәрнең кәефләре дә күтәренке.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 сентябрьгә “Аксу Агро“ АФ да татлы тамырлар 800 гектардан артык мәйданнан казып алынган, 21 мең тонна чөгендер өемнәргә салынган.

    – Шикәр чөгендерен казып алу белән мәшгуль булган коллективта вакыт белән сыналган, эшкә җаваплы кешеләр хезмәт куя, –  дигән фикерләрен белдерде “Аксу Агро“ АФ җитәкчесе Солтан Шәйхуллин.

    – Хәзер исә бөтен көч татлы тамырларны югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алуга юнәлтелгән. Бүгенге көндә барысы да график буенча бара: казып алу да, төяп озату да.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: