Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Чәчү-2018нең беренче батыры – Фәнис Әхмәтсафин

Чәчү агрегатларының биш көнлек (9 майдан 13 нә кадәр) эш нәтиҗәсе чыгарылды.

 Район буенча иң югары күрсәткечкә “Аксу Агро“ агрофирмасы механизаторы Фәнис Әхмәтсафин ирешкән. Биш көндә ул ДМС-9 чәчү комплексында 1199 гектарга сабан культуралары чәчкән.
Бәйге шартларына нигезләнеп, иң югары күрсәткечләргә ирешкән  механизаторлар район җитәкчелеге тарафыннан акчалата премияләр белән бүләкләнә. Фәнис Хафиз улын  сезонлы эштә беренче җиңүе белән котлар өчен район башлыгы Камил Гилманов, УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов, “Аксу Агро“ АФ гендиректоры Солтан Шәйхуллин килделәр. Район җитәкчесе механизаторга Рәхмәт хаты, премия тапшырды.
– Алган темпны киметмәскә, – диде ул. – Алга таба да хезмәттә яңа уңышлар, иминлек телим!
Эштән озак туктап торырга вакыт юк – ярыш лидеры “Нива“ бүлеге кырында бодай чәчә. Фәнис Әхмәтсафин – тәҗрибәле механизатор, аның игенчелектәге хезмәт стажы 20 елдан артык. Ул – эшне җиренә җиткереп башкарырга яраткан җаваплы хезмәтчән, эштән курыкмый: сөрә дә, чәчә дә, ура да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев