Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Беренче кыңгырау чыңлады

Каникуллар үтте дә китте. Аксубай районы мәктәпләрендә өч меңгә якын укучы парта артына утырды, шул исәптән беренче сыйныфка баручы 278 бала.

Иске Ибрай мәктәбе – капиталь ремонттан соң

Мәктәп бинасына капиталь ремонт ясауга бәйле башкарылган күләмле эшкә йомгак ясау өчен Иске Ибрай авылы кешеләре Белем көнен түземсезлек белән көттеләр. Бина эчтән дә, тышкы яктан да күзгә күренеп үзгәрде.

Бәйрәмгә район башлыгы Камил Гилманов, ТР спорт министры урынбасары Алмаз Минеголов килде. Хуҗалар кунакларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. 

Иске Ибрай урта мәктәбенә капиталь ремонт ясауга республикадан 19 миллион 400 мең сум акча бүлеп бирелде. Иганәчеләрдән 500 мең сумга якын акча җыелган. Ремонт эшләре вакытында һәм сыйфатлы башкарылган.

Мәктәп директоры  Лилия Бикушева сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, подрядчы Илгизәр Хәмидуллин җитәкчелегендәге  “Максад“ СК  хезмәткәрләренең намуслы хезмәтен билгеләп үтеп, иске бинага яңа заманча сулыш өрүдә катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәтен белдерде.

– Бинаны үзгәртеп коруда катнашып сез игелекле гамәл кылдыгыз, –  дип мөрәҗәгать итте ул төзүчеләргә һәм иганәчеләргә. – Уртак көч белән сез укучыларга белем алу, спорт белән шөгыльләнү һәм башка мәнфәгатьләр өчен  уңайлы шартлар тудырдыгыз.

Киселгән ал тасма яңартылган мәктәп эшенең башлануын аңлата. Кунаклар уку сыйныфларын, спорт залын карап чыктылар,  мәктәп түбәсе астына алынган балалар бакчасында булдылар (анда да шулай ук ремонт эшләре алып барылды).

– Мәктәпнең хәзерге йөзе – безнең тырышлык, максатка юнәлешле хезмәтебез нәтиҗәсе, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Камил Гилманов.

–  Җитәкчеләрдән алып, укытучылар, атааналарга кадәр барысы да намуслы эшләделәр. Хәзер исә укучылардан моңа кадәр булган күрсәткечләрдән тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү таләп ителә.

Район җитәкчесе мәктәпне капиталь ремонтлауга үзеннән саллы өлеш керткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Республика җитәкчелеге, шәхсән үз исемемнән яңа уку елы башлану белән ихлас котлаулар кабул итегез! – диде Алмаз Минеголов. – Бу чираттагы этап сезнең һәркайсыгыз өчен уңышлы булсын! 

Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ирештерде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев та укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән тәбрик итте.

Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән беренче сыйныф укучыларының да, быел мәктәпне тәмамлаучыларның да чыгышларында  дулкынлану хисләре сизелде. Менә дәрескә чакырып беренче кыңгырау чыңлады һәм беренче сыйныфка баручылар өлкән сыйныф укучылары озатуында үз сыйныфларына юнәлделәр.

АТУТта – Белем көне

Сентябрьнең беренче көне йөзләгән студентны һәм мөгаллимне, производствога өйрәтү мастерларын бер мәйданга җыйды.

Техникумда йолаларны үзгәртмәгәннәр: иҗтимаги билгеләнешкә ия чараны (элеккеге еллардагы кебек) Россия гимнын яңгыратып башладылар. АТУТ директоры Фәрхат Аюпов тантананы ачып, казанышлар турында әйтеп үтте.

– Техникум күз алдында үзгәрә, – дип ассызыклады үзенең мөрәҗәгатендә район башлыгы Камил Гилманов. – Күп кенә юнәлешләр буенча ул республикада алгы позициядә. 

Район җитәкчесе АТУТның өйрәнү хуҗалыгындагы эшенә тукталды. Районда беренчеләрдән булып монда бөртеклеләрне җыеп алуны төгәлләделәр.

Камил Гиманов АТУТ директоры Фәрхат Аюповка ТР муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатын  һәм ул җитәкләгән коллективка район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды.

ТР спорт министры урынбасары Алмаз Минеголов котлау сүзе белән чыкты. Ул Белем көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасын укыды.

– Аксубай техникумы барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы һөнәри белем бирү учреждениеләре арасына керә, – дип ассызыклады үзенең чыгышында мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев.

Ул педагоглар коллективына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Тантаналы линейкада соңгы вакытта ирешелгәннәр һәм коллектив алдында торган зур планнар хакында сөйләштеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев