Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Барысына да өлгерәләр

Аксубай универсаль технологияләр техникумында ремонт эшләре гөрли.

Анда зур үзгәртеп кору эшләре алып барыла. Проект-смета эшләренә генә  1 миллион 400 мең сум  акча тотылган.

Тулай торак

Соры, боек тулай торак бинасы бик тиздән тамырдан үзгәрәчәк. Аның диварын юеш фасад дип аталган  нәтиҗәле материал белән тышлаячаклар. Ул төп өч катламнан тора: җылылыкны чыгармый торган материал, база катламы һәм декоратив катлам.

Тулай торакта тәрәзәләр пластикка алмаштырылачак, балконнар пыяла белән  ясалып, декоратив катлам белән эшләнәчәк, керү юллары төзеләчәк, запас баскычлар алмаштырылачак.

Эчке якта да күпкә уңайлырак булачак. Коммуникацияләр: су үткәргечләр, канализация, җылыту системасы һәм электр үткәргечләрен алмаштырачаклар. Һәр катта душ керү кабиналары урнаштырырга планлаштыралар, санузеллар яңартылачак, уку заллары җиһазландырылачак.

Диварлар һәм түшәмнәрне  штукатуркалап агартырга ниятлиләр, идәннәр алмаштырылачак. Капиталь ремонтка бүлеп бирелгән акча күләме 45 миллион 600 мең сум тәшкил иткән. Керү ишеген домофон белән җиһазларга ниятлиләр, эчке якта – 24, периметр буенча 8 видеокамера урнаштырылачак.

– Тулай торактагы эшләрне октябрьдә төгәлләргә уйлыйбыз, – дип фикерләре белән бүлеште АТУТ директоры урынбасары Леонид Жуков.

Йөгерү юлы, автодром, гараж

Техникум территориясендә спорт мәйданчыгы тирәли классик япма белән йөгерү юлы төзеләчәк. Моның өчен 2 миллион 600 мең сум акча каралган. Асфальт-бетон япма белән автодром төзү һәм аны әйләндереп алу 10 миллион 600 мең сумга төшәчәк.

Гаражны һәм уку корпусын капиталь ремонтлауга 6 миллион 900 мең сум тотылган. Монда түбәне һәм җылыту системасын алмаштырырга, штукатурканы яңартырга, диварларны агартырга, идәнгә бетон җәяргә кирәк.

Бюджеттан тыш средстволарга

Леонид Жуков бәян иткәнчә, техникумда алып барылган эшләрнең күбесе шәхси средстволарга башкарыла.

Гардеробны, бер уку классын, ашханәне, склад биналарын, ветеринария, медицина кабинетларын, яшелчәләрне саклау урынын (10 тоннага кадәр сыешлы), административ өлешне шулай ук капиталь үзгәртеп кору таләп ителә. Монда җылыту системасы, идәннәр алмаштырылган, диварлар яңартылган, стеллажлар ясалган.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хөкүмәтнең зирәк сәясәтеннән, мәгариф министры Рәфис Борһановның, спорт министры Владимир Леоновның һәм район башлыгы Камил Гилмановның ярдәменнән башка мондый күләмдәге ремонт эшләрен гамәлгә ашыру мөмкин булмас иде, – дип ассызыклады АТУТ директоры Фәрхат Аюпов.

Билгеләп үтәргә кирәк, барлык ремонт эшләре дә урып-җыю кампаниясе белән параллель алып барыла. Директор механизаторлар тырыш хезмәт куйган басуда да, төзүчеләр һәм монтажчылар эшләгән  уку бинасында да, техника туктаусыз кирәкле материалларны китереп торган техникум территориясендә дә эшләрне шәхсән контрольләргә өлгерә.

– Боларның барысы да хезмәт сөючән, эшкә җаваплы караган хезмәт коллективы тырышлыгы белән гамәлгә аша, – дип билгеләп үтте Фәрхат Фоат улы. – Билгеле, бу кадәр эшне бер кеше генә башкарып чыга алмый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев