Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Авыл хуҗалыгы кооперативлары: оешырмы, юкмы?

Аксубайда көннең иң актуаль мәсьәләсе – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган авыл хуҗалыгы кооперативлары төзү буенча стратегик сессиясе үтте.

Ул Алексеевск, Әлки, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарының эшлекле берләшмәләре вәкилләре һәм мәйдан хуҗалары катнашында, ачык фикер алышулар форматында үтте. Җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин сәламләде.

– Соңгы елларда республика җитәкчелеге, авыл тормышын саклап калу, авыл хуҗалыгын үстерү буенча күп эшләр башкара. Авылда икътисадны үстерү алымнарының берсе буларак тәкъдим ителгән – авыл хуҗалыгы кооперативлары безнең районда да игътибар үзәгендә, – дип ассызыклады ул.

Эш программасы дәүләт тәкъдим иткән коралларны куллану белән беррәттән  эшмәкәрлекнең нәтиҗәлерәк алымнарын эзләүне күзаллый. Чарада катнашучы крестьян-фермер хуҗаларына, ЛПХ хуҗаларына, эшкуарларга тутыру өчен эшчәнлек төрләре, җитештерелгән продукцияне сату турындагы сораулар язылган анкеталар тараттылар.

Бу алга таба кооперативларны формалаштырганда нигез булып торачак үзенә күрә мәгълүматлар базасы. Сессия эшенә ТРда кооперацияләр үсеше буенча компетенцияләр үзәге җитәкчесе Илнур Хәбибуллин җитәкчелек итте.

Кама аръягының эшлекле кешеләре алдында чыгыш ясап, ул  авыл хуҗалыгы кооперативларының асылына, аның төрләренә, кооперативлар булдырудагы хокуки нигезләргә һәм аларның эшчәнлегенә ярдәм итүче грантларга тукталды.

– Компетенцияләр үзәге эшлеклеләр мохите, муниципалитетлар җитәкчеләре җаваплы адымга – авыл хуҗалыгы кооперативлары булдыруга әзер булган территорияләрне алга таба карарга әзер, – дигән фикерен белдерде ведомство вәкиле. –  Идеяне хуплау – ул әле башлангыч этап кына. Шуңа өстәп мәгълүматлар базасын, төп моментларны авыл җирлекләре башлыклары, район җитәкчелеге белән эшләү кирәк.

Анкеталаштыру безгә киң мәгълүматлар кырын тәкъдим итәчәк һәм аның аша хуҗалык итүнең кече формаларының эшмәкәрлек эшчәнлеге картинасын күрү,  хәлгә һәм проблемалы моментларга бәя бирү мөмкин булачак.

Әлеге өлкәдә яхшы таныш  эксперт, Башкортостан республикасында “Тере авыл“ проектын уңышлы эшләтеп җибәргән җитәкче, кооператив модельләштерү лабораториясе мөдире Ринат Мамаев спикер сыйфатында чыгыш ясады.

Үзенең проекты тәҗрибәсендә ул  зур мөмкинлекләр, авыл хуҗалыгы продукциясе базарын үзләштерүдә кулланылган заманча кораллар турында сөйләде. Бәян ителгәннәр экраннарда тәкъдим ителгән видеоматериаллар, слайдлар белән тулыланды.

Спикер фикере буенча, авыл кешеләренең иң уңышлы, инициативалы өлеше ул фермерлар, хуҗалык ияләре. Авылның киләчәге алардан тора. Хуҗалык итүнең кече формалары авыл хуҗалыгы производствосына өлеш кертеп кенә калмыйча, авыл кешеләренең мәшгульлеген тәэмин итү, кешеләрне авылда калдыру һ.б. мөһим бурычларны хәл итә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, узган елда КФХларда ашлыкның һәм көнбагыш  – биш, яшелчәләр – ундүрт,  сөт – сигез процентка якын, ит – өч проценттан күбрәк җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре авыл хуҗалыгы кооперативларына берләшсәләр, кече бизнесның нәтиҗәлелеге тагын да саллырак, күләмлерәк булыр иде.

Берләшкән тармаклар продукция җитештерүдән алып аны сатуга кадәр бөтен мәсьәләләрне дә хәл итәрләр иде. Мондый эшчәнлектән бөтен пай хуҗалары да, үз функцияләрен үтәп, яхшы табыш алырлар иде.

– Кооперация – ул үзмаксат түгел, бу эшлекле берләшмә өчен тагын да нәтиҗәлерәк партнерлык, акча эшәүнең күпкә җиңелрәк ысулы, – дигән фикерләрен белдерде чыгыш ясаучы.  – Һәм бу планда фермерлар  һәм эшмәкәрләр үз инициативалары белән бергә бер калмаячак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлар алымында ачылачак авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм күрсәтәчәкләр. Хәрәкәткә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча махсус кооперацияләрне үстерү Үзәге гамәлдә. 

Сессия  ачык фикер алышу алымында кызыклы мохиттә үтте. Чыгыш ясаучыга салым салу, оештыру моментына бәйле сораулар бирделәр. Әңгәмә барышында төрле районнарның эшмәкәрлек, фермер хуҗалыгы вәкилләре чыгыш ясадылар.

Ассызыклап үтүләренә караганда,  республикада быелгы авыл хуҗалыгы кооперациясенә бәйле хәлне үзенчәлекле дип атарга була. Әлбәттә инде, уңышлы комплекслы авыл хуҗалыгы бизнесы буенча аерым мисаллар да бар. Әмма, кооперацияләр әлегә аерым популярлык казанмадылар.

Зональ сессиядә катнашучылар: авыл хуҗалыгы кооперативларының күпчелеге формаль оешкан һәм бары тик кәгазьдә генә санала, дип белдерделәр. Хәзерге вакытта  авыл хуҗалыгы кооперациясе АПКны стратегик үстерү юлы буларак билгеләнгән. Вак җитештерүчеләрнең берләшүе өчен дә юл ачык.

Авыл хуҗалыгы кооперативлары алымында заманча тармакларны оештыруга ышанычлы якын килү генә кирәк. Алар пайчыларның мәнфәгатьләрен яклауга, уртак җитештерүне, беренчел эшкәртүне, продукцияне сатуны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә чакырылган.

Алай гына да түгел, социаль тотрыклылыкны саклап калу һәм икътисади үсеш өчен авылларда хезмәткә сәләтле кешеләрне кооператив берләшмәләргә җәлеп итү мөһим. Әмма монда төп –  иреклелек принцибы үтәлергә тиеш. Аның уңышлы һәм нәтиҗәле булуы шарт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев