Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Аксубайлылар “РИТЭК“ һәм “ЛУКОЙЛ“дан 12 грант оттылар

Сишәмбе көнне Татарстанда “РИТЭК“, АҖ һәм “ЛУКОЙЛ“ Хәйрия фондының традицион IХ социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясадылар.

Нәтиҗәләр чыгару тантанасы “Пирамида“ мәдәни-күңел ачу үзәгендә үтте. Анда район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә Аксубай районы делегациясе дә катнашты.

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм сертификатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “ЛУКОЙЛ“ ПАҖ президенты Вагит Алекперов һәм шулай ук  республика министрлыклары һәм нефть компанияләре бүлекчәләре җитәкчеләре тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов “ЛУКОЙЛ“ компаниясен “барлык мәсьәләләрдә дә стратегик партнер“ дип билгеләп үтеп,  “бу бәйге – безнең халык өчен үзләрен күрсәтү мөмкинлеге“ дип атады.

Аксубай районы “Рухилык һәм мәдәният“, “Спорт“, “Яшьләр инициативасы“ номинацияләрендә 12 грант иясе булды.

– “ЛУКОЙЛ“ ПАҖның хәйрия ярдәме күрсәтү эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү, нефть компанияләре үзләренең җитештерү эшчәнлекләрен гамәлгә ашырган территорияләрдә иҗтимаги оешмалар һәм кешеләрнең актуаль социаль проблемаларын хәл итү инициативаларын хуплавы бәйгенең максаты булып тора.

“РИТЭК“ АҖ безнең  Аксубай районы җирендә 15 елдан артык эшчәнлек алып бара. Ә социаль яраклашкан  “ЛУКОЙЛ“ (“РИТЭК“) нефть компаниясеннән  грантлар тапшыру традициясе тугыз елдан бирле гамәлдә, – дип шәрехләде район башлыгы Камил Гилманов.

– Ел саен безнең район утызга якын заявка тапшыра һәм  шуның 12-15е грантка ия була. Бу – бюджет, социаль, мәдәни һәм белем бирү учреждениеләренә зур ярдәм.  Быелгысы елда гына да без ике миллион сумнан артыкка грант оттык. Киләсе бәйгенең юбилей елында җиңүчеләр тагын да күбрәк булыр дип ышанасы килә.

Абсолют җиңүчеләр өчлегенә “2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе“ МББУның “Хәтер юллары“ фестивале керде.

– Бу проект куркыныч төркемгә кергән укучыларның күп өлешен мәктәптән тыш эшчәнлеккә җәлеп итүгә чакырылган. Грант акчасын реквизитлар, хәрби костюмнар, палаткалар, автомат макетлары сатып алуга тоту планлаштырыла.

Шулай ук  “Зәңгәр яулык“ (“Синий платочек“) сугыш җырлары фестивале, “Без – Җиңү варислары!“ сафка тезелеп җыр башкару смотры, “Тынлык белән аңлашабыз“ акциясен, хәйрия концертын үткәрү дә каралган.

Патриотик тәрбия – тулаем белем бирү процессының уңыш нигезен тәшкил итә. Ә яуланган грант – ул  бөтен коллективның тырышлыгы гына түгел, безгә ышаныч белдерү һәм безнең яраткан мәктәбебезнең 25 еллык юбилеена зур бүләк тә, – дип сөйли мәктәп директоры Энҗе Туктарова. 

Энҗе Фәрит кызына бүләкне “Пирамида“ сәхнәсендә ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министры Дамир Фәттахов һәм “ЛУКОЙЛ“ Хәйрия фонды генераль директоры Игорь Бекетов (рәсемдә)тапшырдылар.

“Пирамида“ның төп сәхнәсендә безнең  район Мәдәният йортының Наилә Крайнова җитәкчелегендәге “Аксубай егетләре“ баянчылар ансамбле дә чыгыш ясады, алар да шулай ук бәхетле грант ияләре булдылар.

– Грант акчасына без Җиңүнең 75 еллыгына якташыбыз, Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемендәге “Землянкадан гармун моңы агыла“ дип исемләнгән баянчылар фестивален үткәрү өчен музыка уен кораллары сатып алырга планлаштырабыз.

Үземнең талантлы укучыларыма, аларның һәрдаим  ярдәм кулы сузарга әзер булган әти-әниләренә, район җитәкчелегенә һәм тамашачыларга рәхмәт белдерәм. Сез безне уңышларга илһамландырасыз һәм без грантка ия булып алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез, – дип вәгъдә бирде Наилә Крайнова.

Тагын ун грант отучылар арасында – “Олыгаерга ашыкмагыз“ проекты белән җирле сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимаги оешмасы (өлкән кешеләр өчен – иҗади мастер-класслардан алып язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар белән очрашуларга кадәр төрле пландагы чаралар үткәргән өчен),  “Йөрәккә якын почмак“

проекты белән (өлкән яшьтәге кешеләргә ял итү зонасы белән бергә балалар өчен мәйданчык ясарга планлаштыралар) Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума төп гомуми белем бирү мәктәбе, мәктәп белән янәшәдә шуңа охшаш зона булдыру проекты белән Яңа Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты, “Емелькино урта

гомуми белем бирү мәктәбе“ МББУ “Туризм һәм спорт“ проекты, “Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе“ МББУ “Балалар хоккеен үстерүдә ярдәм итү“ проекты, “Колобок“ Балалар бакчасы“ МББУ “Сәламәтлек – тылсым иле“ проекты, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты “АKSU-record“

физкультура-сәламәтләндерү мәйданчыгы“ проекты, чуаш милли сырасы фестивале проекты белән “Үзәкләштерелгән клублар системасы“ МБУК, “Әйләнә-тирә дөнья – яшеллек иле“ проекты белән “Яшьлек“ Универсаль спорт залы“ МБУ, “Тылсымлы балачак дөньясы“ проекты белән “Кояшкай“ Балалар бакчасы“ мәктәпкәчә белем бирү оешмасы.

Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев