Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Аксубайда – Республика көне

Аксубайлыларның иң яраткан һәм иң олы бәйрәмнәренең берсе – Республика көне – Аксубайның төп мәйданында йөзләгән кешене үзенә җыйды.

Монда балалары белән гаиләләр, яшьләр килде. Яшьгвардиячеләр, җиңү волонтерлары, яшьләр хәрәкәте әгъзалары Татарстан әләме төсендәге тасмаларны тараттылар.

Үзенчәлекле сәхнәдән татар, рус, чуаш көйләре агылды, сәхнә алдында бию төркемнәре үз осталыкларын күрсәттеләр. Ерак түгел милли үзәкләр урын алды, алар бәйрәмдә катнашучыларга милли аш-сулар тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә тәкъдим ителгән якты, матур чыгышлар җыелган халыкка бәйрәм кәефе бүләк итте. Рәсми өлеш вакыты да җитте.

– Сезне чын күңелемнән Республика көне белән тәбрик итәм! – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов. – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бәйсезлек көне белән котлауларны кабул итегез.

Без бер максат белән эшлибез: яшәү өчен, үсеп килүче буын өчен яхшы шартлар булдыру. Һәм эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча уңышларга ирешәбез. Бүген безнең игенчеләр бөртекле культураларны суктыруны тәмамлап киләләр. Позитив планнар да күп, алда безне зур эшләр көтә.

Республика көнен бәйрәм итү вакытында “Аксубай районының Мактаулы гражданины“ исемен бирү гадәте дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучыларның көчле кул чабулары астында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин район башлыгы Камил Гилмановка “Аксубай районының Мактаулы гражданины“ билгесен тапшырды. Бу мактаулы исемгә шулай ук Иске Тимошкино авылының авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Василий Кононов та лаек булды.

Камил Гилманов Яңа Кармәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйханә Исламовага, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Советының 1 категорияле белгече Елена Терентьевага күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре һәм җирле үзидарә үсешенә керткән өлешләре өчен ТР дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, район башкарма комитеты белгече Ирина Таерова җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга өлеш керткәннәре өчен ТР муниципаль берәмлекләр Советыннан Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Һәм кабат – концерт номерлары. Тамашачылар Казан артисларының – “Black Jack“ төркеменең һәм Аксубай сәхнә осталарының чыгышларын рәхәтләнеп кабул иттеләр. Алар бәйрәмне якты, тантаналы һәм эчкерсез иттеләр. Бәйрәм кичәсе дискотека белән тәмамланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев