Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Аксубайда “Чуаш сандугачы“ сайрады

Аксубайда чуаш җырларын башкаручыларның “Чуаш сандугачы – 2018“ XII Республика бәйгесе үтте.

Бу бәйге хәзерге заман һәм элеккеге чуаш җырларын яратучыларны елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Бу юлы да  районда сайлап алу турларында 200дән артык аерым башкаручы һәм Аксубай, Нурлат, Тәтеш, Чүпрәле, Әлмәт, Кайбыч, Түбән Кама, Спас, Чистай, Яңа Чишмә районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән иҗат коллективлары үзләренең талантларын күрсәттеләр. Күпсанлы халыкның матур милли киемнәрдән булуы соклану уятты.
Чуаш  җырларын башкаручылар ике мәйданчыкта көч сынашты.
Фестиваль тантанасында Аксубай тамашачылары өчен  милли көйләрне тыңлап тәэсирләнү мөмкинлеге тәкъдим ителде.
Артистлар чыгышына составында Чуашстан Республикасының музыка сәнгате вәкилләре эшләгән мәртәбәле жюри бәя бирде. Бәйгеләр тәмамланганнан соң Мәдәният йортында бәйге программасыннан сайлап алынган иң яхшы номерлардан торган гала-концерт булды. Анда “Чуаш сандугачы“ Республика бәйгесенә йомгак ясалды. Рәсми затлар исеменнән җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.
– Чуаш халкы – кыю һәм максатка омтылучан, – дип ассызыклады ул. – Алар милли йолаларга тугры.
Район җитәкчесе чуашларның телне һәм мәдәниятне саклап калуга омтылулары соклану уята, дип билгеләп үтте.
Залда алкышлар тынмады. Район сәхнәсендә иң яхшы җыр башкаручылар, фольклор коллективлар үз осталыкларын күрсәттеләр, призерлар бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев