Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Аксубай техникумына – 45 ел

Ярты гасырга якын тарихы булган уку йортының горурланырлык эшләре бар.

Аксубай универсаль технологияләр техникумы тарихы 1973 елның 22 декабреннән 22 номерлы Аксубай СПТУ ачылу турындагы ТАССР Министрлар Советы Карары белән башлана.

Хәзер ул – “Аксубай универсаль технологияләр техникумы“ Дәүләт бюджет урта һөнәри белем бирү учреждениесе  (“АТУТ“  ГБПОУ). 
Бүгенге көндә монда 409 укучы белем ала. Болар – булачак автомобиль һәм авыл хуҗалыгы техникасы механиклары, бульдозерчылар, экскаваторчылар, эретеп ябыштыручылар, пешекчеләр, сатучылар һәм башкалар. Монда укытылган һөнәрләр район өчен кирәк һәм мөһим.

Теоретик дәресләр өчен 26 бүлмә, кулинария, тимерчелек-эретеп ябыштыру, токарь цехлары, слесарь, агач остасы бүлмәләре, уку хуҗалыгы, ындыр табагы, машина-трактор паркы булдырылган. Китапханә, спорт залы, тренажер залы, көрәш белән шөгыльләнү залы, актлар залы, тулай торак бар.

Укытучылар коллективының бөтен тырышлыгы белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Утыздан артык укытучы һәм производствога өйрәтү остасы укыту процессын алып бара. Бу – яшьләрне кызыклы, кирәкле эшләргә берләштерергә сәләтле булган иҗади, бердәм коллектив. Зур тәҗрибәләре булган укытучылар Роза Сәхәбетдинова, Николай Убейкин, Татьяна Горбунова, Ольга Елисеева, Александр Лизунов, Иван Узяков тырышып эшлиләр. Мөгаллимнәр составы яшь белгечләр белән тулыланып тора. Болар Владислав Борисов, Анастасия Петрова, Екатерина Мельникова, Сергей Морев. 

Уку елы башыннан техникумда төрле түгәрәкләр һәм секцияләр ачылган. Нигездә, алар студентларны Дөньякүләм WorldSkills чемпионатына әзерләүгә юнәлдерелгән. Түгәрәкләр берләшмәсен тәҗрибәле укытучылар һәм производствога өйрәтү осталары җитәкли. Спорт үсеш алган. Студентлар хоккей, баскетбол, өстәл теннисы, мини-футбол уйныйлар, чаңгыда шуалар, самбо белән шөгыльләнәләр һәм Аксубайны төрле дәрәҗәдәге ярышларда данлыйлар. 

– Без әлеге уку йортында булган үзгәрешләргә шатланып туя алмыйбыз, – дип сөйли белем бирү учреждениесе турында район башлыгы Камил Гилманов. – Материаль-техник база яхшыра, техникумның тышкы кыяфәте үзгәрә.

Белем бирүгә килгәндә, техникум илдә таләп зур булган белгечләрне әзерли. Күп кенә җитәкчеләр, монда урта һөнәри белем алып, тормышта күп нәрсәгә ирешә алдылар.

– Техникумда укучылар сайлаган белгечлекләре буенча тулы кыйммәтле белем алсын һәм осталык тупласыннар өчен бөтен шартлар да булдырылган, – дип сөйли АТУТ директоры Фәрхат Аюпов. – Тәрбия, шәхесне үстерү юнәлешләре буенча планлы эш алып барыла. Безнең укучылар республика акцияләрендә, смотрларда актив катнашалар һәм уңышларга ирешәләр. 

Уку көне техникумда күптәнге йола буенча линейкада кызыклы мәгълүматлардан, үзешчән сәнгать номерларыннан башлана. Аның азагында бөтен укучылар да Россия гимнын башкара. Бу үзенчәлекле йола бөтен коллективка уку һәм эш ритмына керергә булыша. Кичке линейкада да патриотик акцент күренә – укучылар Татарстан гимнын җырлыйлар.

АТУТта студентлар советы актив эшли.
– Студентлар советы – безнең беренче ярдәмчебез, – дип сөйли укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Убейкина. – Монда волонтерлык-экологик хәрәкәте, экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш буенча стройотрядлар берләшмәсе эшли.

 Комендант Ирина Чернышова студентларны тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Кайнар ашлар белән тәэмин итү бурычы ашханә мөдире Татьяна Маклаковага йөкләнгән һәм биредә 14 ел дәвамында бөтенесе дә бушлай туклана. 

Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге – АТУТның аерылгысыз өлеше. Уку бинасының 2465 гектар җире бар. Анда бөртеклеләр, азык культуралары, шулай ук үзләре өчен яшелчәләр үстерәләр.

Агымдагы ел яхшы уңыш белән сөендерде. Авыл хуҗалыгы тармагының чын белгечләре буларак, бөтен агрочараларны һәм чәчүне алар үзвакытында һәм сыйфатлы уздырдылар.

Авыл хуҗалыгы производствосының бөтен звено вәкилләре – производствога өйрәтү осталары Александр Пеньков, Рафаил  һәм Рәфис Фатушовлар (алар урак-2018 алдынгылары арасында), Сергей Ихтонов, Геннадий Чернов, Олег Карпухин, Илүс Исмәгыйлев, Андрей Иванов, шулай ук машина йөртүчеләр Наил Гайфуллин һәм Анатолий Петрянкин чәчүдә һәм үстерелгән уңышны җыюда зур тырышлык куйдылар.

Авыл хуҗалыгы эшләренең бөтен циклын управляющий Сергей Маклаков, баш агроном Ислам Сәрвәров, ындыр табагы мөдире Шәрифулла Гобәйдуллин оста оештырдылар. Белем алу  эш практикасы белән тыгыз бәйләнгән. Кыр эшләрендә авыл хуҗалыгы производствосының булачак белгечләре дә катнашты.

Көзге культуралар чәчүгә туфрак әзерләүдә студентлар Владимир Кузнецов, Алмаз Мостафин, Инсаф Хөснуллин, производствога өйрәтү осталары Иван Архипов, Николай Маркин, Линар Нуретдинов нәтиҗәле хезмәт куйдылар. Аннан тыш, практик дәресләр ашханә өчен яшелчәләр үстерелгән өйрәнү хуҗалыгында уза. Шуның ярдәме белән бөтен уку елы дәвамында укучылар бушлай туклана.

Белем бирү оешмасында ветераннар белән эшләү дә җайга салынган. Ел саен тармак пенсионерлары өчен изге урыннарга сәяхәтләр оештырыла, бәйрәмнәргә азык-төлек бүлеп бирелә, хәтта корбан өчен сарыкларга кадәр. АТУТ директоры Өлкәннәр көненә һәм Җиңү көненә үзләренең тармак ветераннарын продуктлар пакеты белән тәэмин итә, бөртек һәм бал бирә. 

Бүгенгесе көндә барган зур ремонт турында да искә төшереп үтик. 

Тулай торакның соры диварлары үзгәрешләр кичерә. Аны юеш фасад дип аталган материал белән тышлау башланды. Капиталь ремонтка бүлеп бирелгән средстволар күләме 47 миллион сумны тәшкил итә. Керү юлында домофон урнаштырылачак, видеокамералар куелачак: 24 данә – эчке якта һәм тагын 8 камера периметр буенча.

Техникум территориясендә спорт мәйданы әйләнәсендә классик япма белән йөгерү юлы төзеләчәк. Моның өчен 2 миллион 900 мең сум акча тотылачак. Асфальт-бетон түшәмәле автодром төзү һәм аны тотып алу 21 миллион сумны тәшкил итәчәк. Гараж һәм уку корпусын капиталь ремонтлауга 6 миллион 900 мең сум акча тотылган.

Гардероб, бер уку бүлмәсе, ашханә, склад бүлмәләре, ветеринария һәм медицина бүлмәләре, яшелчәләр саклау бүлмәләре, администрация  урнашкан якка капиталь ремонт ясалган инде. Үзгәртеп кору эшләрен оештыруда һәм бинаны яңа уку елына әзерләүдә директор урынбасары Леонид Жуков үз өлешен кертте.

Гомумән, универсаль технологияләр техникумы – республикада рейтинг буенча иң тотрыклы уку йортларының берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев