Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Аксубай диңгезчеләре Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

Ял көне иртәсе район үзәгендә автойөрештән башланды – машиналар колоннасы Хәрби-диңгез флоты әләме белән үзәк мәйдан буйлап узды.

Үзәк мәйданда диңгезчеләрне хөрмәтләделәр. Бәйрәм ел саен фонтан янында уза һәм монда тельняшкаларда, бескозыркаларда диңгезчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары җыела. Быел ул бик колачлы узмады, әмма рәсми митинг шулай да булды.

Аны район башлыгына сафка тезелеп басу һәм тантанага әзерлек турында рапорт биреп, Кызыл Байраклы Төньяк флотының өлкән мичманы Олег Шуркин ачты.
Россия Хәрби-диңгез флоты әләмен күтәрү хокукы Флен Зәйнуллинга һәм Анатолий Скворцовка бирелде.

– Хөрмәтле диңгезчеләр, матрослар. Бүген биредә иге-чиге булмаган Советлар Союзы чорында хезмәт иткән моряклар җыелды. Бүген дә безнең кораблар Балтыйк диңгезеннән алып Тын океанга кадәр җир шарындагы бөтен океаннарны, диңгезләрне гизәләр. Армиягә чакырылучылр диңгез флотында хезмәткә катгый сайлап алу узалар – бу гаскәрләргә озын буйлы, төз гәүдәләре, физик яктан сәламәт, киң җилкәле егетләр алына. Флотта хезмәт иткән кешеләр һәрвакыт үз-үзләренә карата таләпчән булдылар, команда хезмәте һәрвакыт сезнең эштә чагылды, сез районның төрле тармакларында хезмәт куеп, үрнәк булдыгыз һәм шулай булып каласыз да, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, диңгезчеләргә мөрәҗәгать итеп. Аксубайда Хәрби-диңгез флоты көнен киң күләмдә бәйрәм итү йоласы 2015 елда барлыкка килде. Бу елны Аксубайда элеккеге диңгезчеләр Николай Прончатов, Виталий Третьяк, Николай Скворцов, Виктор Степанов инициативасы белән ”Диңгез җыелышы” иҗтимагый оешмасы төзелде.

Камил Гилманов бакыйлыкка күчкән һәм хәзерге вакытта безнең арада булган Флот ветераннарын рәхмәт сүзләре белән искә алды.
Бүген аларның эшен яшь буын – Флен Зәйнуллин, Анатолий Скворцов һәм тагын берничә инициативалы кеше дәвам итә.

Вафат булган диңгезчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, диңгез флоты ветераннары истәлегенә куелган стела итәгенә веноклар һәм кызыл канәфер чәчәкләре салдылар.

ТР Диңгез җыелышы вәкиле, II ранг капитаны Рөстәм Курмашев, үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм башка рәсми затлар исеменнән диңгезчеләр адресына котлаулар яңгырады.

Диңгез җыелышы республика оешмасыннан актив җитәкчеләргә һәм бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Район башлыгы киләсе елда морякларга Тын океан, Кара диңгез, Балтыйк, Төньяк флотларның диңгез һәм диңгез пехотачылары йөрешен оештыру инициативасы белән чыкты. Диңгезчеләр аның инициативасын хупладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев