Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Аксубай районы башлыгы РФ Президенты сайлауларында район халкының активлыгын билгеләп үтте

Район башлыгы Камил Гилманов бүген Аксубай районының 572 нче сайлау участогында тавыш бирде

Сайлау участогына ул җәмәгате Асия Зөфәр кызы һәм игезәк кызларының берсе белән килде. Ирле-хатынлы Гилмановлар белдергәнчә, гаилә белән сайлауларда катнашу – гаилә традицияләренең берсе, алар аны гаиләгә нигез салынган көннән алып кырык елга якын үтиләр.

– Бүген тавыш бирүләрнең өченче көне. Мин район халкының, беркайчан да булмаганча, югары активлыгын күрәм. Бүген мин тотрыклылык, балаларымның, дүрт оныгымның киләчәге, Россиянең чәчәк атуы, һәм, әлбәттә инде, илдә ныклы лидер өчен тавыш бирдем, – дип билгеләп үтте Камил Камал улы. – Сугыш бетсен, ниһаять тынычлык хөкем сөрсен, Ватанны саклаучылар Җиңү белән кайтсыннар иде. Әлбәттә, районыбызның чәчәк атуын, иминлек һәм бар кешегә дә сәламәтлек телим.

Камил Гилманов әле сайлауларда катнашырга өлгермәгән район халкын, үзләренең гражданлык бурычларын үтәп, Россия Федерациясе Президентына лаеклы кандидат өчен тавыш бирү өчен сайлау участокларына килергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев