Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Ахматкага юл ачылды

Ахматка авылында якты, эчкерсез бәйрәм узды.

Торак пунктта яшәүчеләр авылны олы юл белән тоташтыручы юл турында хыялландылар. бер километрга сузылган әлеге юл саз вакытында үтеп булмаслыкка әверелә иде, халык төшенкелеккә бирелде.

Район Ахматка авылына кадәр вак таштан юл салу өчен акча бүлеп бирде, эшләрне подрядчы –  “Татавтодор“ АҖ Аксубай филиалы башкарды.

Транспортка юл  ачылды – хәзер теләсә нинди һава торышында да авылдан чыгып та, кереп тә була. Юлны ачу тантанасында шатлыклы мохит хөкем сөрде.

– Ел саен мөмкинлекләребез булганда без кече авылларга юл салабыз, – дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов.

– Ахматка кешеләре – актив, туган авылларын саклыйлар һәм халык йолаларын үтиләр. Хәзер, юл салыну белән, сезгә алга таба үсеш алу өчен бөтен мөмкинлекләрдән кулланырга кирәк.


Район башлыгы Ахматка ветераннар советы рәисе Петр Сорокинга Рәхмәт хаты тапшырды, авылның иң өлкән кешесе Елизавета Лимонованы 85 яшьлек юбилее белән тәбрик итте.

Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина район башлыгына, “Татавтодор“ филиалына халыкка кирәк булган юлны салулары өчен рәхмәтләрен белдерде.

Символик ал тасма киселде – Ахматкага юл ачылды. Бәйрәм уңаеннан урамда ук табыннар корылды, самавырлар кайнап утырды, Мюд авыл мәдәният йорты мәдәни программа әзерләде, үзешчән артистлар ялкынлы биюләрен тәкъдим иттеләр.

Өстәл артында планнар турында да сөйләделәр – киләсе елда Ахматка авылы 90 еллык  юбилеен билгеләп үтә. Ә бүген иң зур хыял чынга ашты – поселокка юл ачылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев