Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Агротехниканы – кышкы саклауга

Республикада АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау чорына әзерләү буенча бәйге старт алды.

Агротехниканы карау район агрофирмаларында да үтте. Кыр арсеналы торышын махсус комиссия тикшерде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын һәм энергочыганакларны механикалаштыру секторы җитәкче-киңәшчесе Илнур Сафин,  район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов,  Гостехнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов эшләде.

Авыл хуҗалыгы машиналарын сыйфатлы саклау – техниканы киләсе ел кыр эшләренә уңышлы әзерләүнең мөһим элементларыннан берсе. Ул аларның эшкә сәләтлелеген югалтуга юл куймый, ремонт чыгымнарын киметә, һәм, ниһаять, максималь куллану срогына йогынты ясый.

Комиссия бөртек урып-җыю комбайннары, азык хәзерләү техникасы, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатлары, саклау өчен салдырылган узеллар һәм детальләр торышына, агрофирмаларның авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләрен үткәрүгә әзерлегенә гадел бәя бирде.

Шулай ук эш  шартларын булдыруга, хезмәтне  саклауга бәйле мәсьәләләрне чишүгә, техник күзәтчелек таләпләрен үтәүгә һәм турыдан-туры ремонт эшләре белән шөгыльләнгән хуҗалык эшчеләренә түләү шартларына да бәя бирелде.

Комиссия тикшерү эшен “Аксубай“ агрофирмасыннан башлады. Агрофирма вәкиле Валерий Чураков озатуында бәяләү комиссиясе “Луч“ бүлегенең машина-трактор паркында булды. Кыр эшләреннән азат ителгән агрегатлар, тракторлар бер сафка тезеп куелган.

Әлеге мөһим эштә тәртип сакланышының – бу хуҗалыкта алыштыргысыз йола булуы да ассызыкланды. Тикшерүчеләр кырчыларның тырышлыгына бәя бирделәр, хезмәтчәннәр белән аралашып, техниканы саклауга куюга бәйле үзләренең киңәшләрен дә җиткерделәр.

Авыл хуҗалыгы техникасын тикшерү районның фермер хуҗалыкларын да колачлады. Урмандеево авыл җирлегендә урнашкан А.Никитин КФХсы комиссия әгъзаларында кызыксыну уятты. Сүз уңаеннан, биредә аларны көтмәделәр, чөнки комиссия алдан хәбәр итмичә килде.

Монда гадәти, эшлекле мохит хөкем сөрде, озак еллар кулланышта булган комбайннар, төрле төр кыр агрегатлары барлык таләпләрне дә үтәп саклауга куелган. КФХ вәкилләре дә үз урыннарында иделәр, алар белән аралашу нәтиҗәле булды.

– Безне үзебезнең басу-кырларның уңдырышы, туган төбәкнең чәчәк атуы кызыксындыра, – дип фикерләре белән уртаклашты Алексей Кондратьев. – Менә шуның өчен намуслы хезмәт куябыз да.

Абруйлы комиссия “Актай“, “Сөлчә“ ҖЧҖдә, “Аксу Агро“ның “Мюд“ филиалында техниканы саклауга кую барышы белән танышты, кайбер мәсьәләләргә бәйле хилафлыкларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирде.

“Аксу Агро“ агрофирмасы берничә ел дәвамында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау чорына әзерләү буенча бәйгедә бәхәссез лидер булып торды. Бу юлы да ул сынатмады.

Бөртек җыеп алу һәм чөгендер игү комбайннары – “Нива“ бүлегендә, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатлары үзәк базада  урын алган һәм алар яхшы торышта. Агрегатлар техник таләпләр буенча саклауга куелган. Ике мәйданчык та иң югары бәягә лаек булды.

“Восходящая заря“ АФның “Аксубай“ филиалы базасында да техник арсеналны кышкы саклауга кую буенча үзенчәлекле имтихан үтте. Яңа оешкан авыл хуҗалыгы предприятиесе өчен бу тәүге сынау.

Агрегатларның, авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышы тикшерелде, төрле мәйданчыкларда урнаштырылган агрегатлар тикшерү узды. Бәйге йомгаклары: “Аксу Агро“, Аксубай“ агрофирмалары һәм А.Никитин КФХсы – техниканы кышкы саклауга кую буенча иң яхшы хуҗалыклар.

– Техникалар торышын тикшерү буенча сезнең районда елына берничә тапкыр булам һәм аксубайлыларның техникалар эшенә һәм аларны саклауга кагылышлы барлык мәсьәләләргә дә җаваплы якын килүләрен сизәм, – дип шәрехләде республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнур Сафин. – Ышанычлы техника – ул игенчелектә уңышка ирешүнең мөһим өлеше.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев