Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

50 дән артык егет армиягә китте

2018 елгы язгы чакырылыш кампаниясенең соңгы көнендә Аксубайдан Татвоенкоматның җыелу пунктына 10 егет китте.

Болар – аксубайлылар Павел Самсонов, Руслан Гыйззәтуллин, яңатимошкинолылар Александр Синдимиров һәм Игорь Леонтьев, Түбән Савруштан Василий Тимкин, Трудолюбоводан Ринат Гатин, Яңа Кармәттән Руслан Сабитов, Иске Чуаш Адәмсуыннан Дмитрий Марков, Индустриальный поселогыннан Фазыл Садыйков, һәм Иляшкинодан Евгений Уляков.

Егетләр физик яктан нык, мораль яктан да “хәрби“ көндәлеккә әзер. Күбесе техникумнарда һәм институтларда укып, белгечлекләр алырга өлгергән инде. Якыннары, туганнары белән саубуллашу минутлары тантаналы, дулкынландыргыч мохиттә үтте. Элеккеге хәрби комиссариат территориясендә музыка уйнады, әләмнәр җилфердәде, озатучы компанияләр хәер-фатихаларын бирде.

– Сез – язгы чакырылыш кампаниясен тәмамлыйсыз, башка армиягә киткән егетләрдән аермалы буларак Сабан туенда да булырга өлгердегез, – дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов.

– Армиядә дә шундый яхшы кәеф, рухи үсеш белән хезмәт итәрсез һәм сезнең командирларыгыздан бары тик рәхмәт хатлары гына килер дип ышанабыз. Уңышлар телибез! Безнең район, туган ягыбыз үсеше өстендә бергәләп эшләрбез дип көтеп калабыз.

Үзәк хәрби округы хәрби инспекторы генерал-майорт Анатолий Молоствовның чыгышы булачак сугышчыларга файдалы киңәшләрдән торды. Ватанга хезмәт итүгә берничә дистә елын багышлаган кеше буларак, генерал-майор уңышлы хезмәт серләрен ачты.

Иң зур сер – командирларның биремнәрен төгәл үтәргә. Көндәлек хезмәттә дә иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин булачак Ватан сакчыларына уңышлы хезмәт итүләрен теләде.

– 2018 елгы язгы чакырылыш кампаниясен без уңай нәтиҗә белән тәмамлыйбыз, – дип ассызыклады ул. – Республика хәрби комиссариаты җитәкчелеге фикере буенча, Аксубай районы егетләре хезмәттә һәрвакыт башкалар өчен үрнәк булдылар.

Һәм сез дә бу гадәтне дәвам итәргә тиеш. Әлеге 1 ел имин үтсен, һәм ул үтүгә безнең яныбызга көчле һәм өлкәнәеп җитеп әйләнеп кайтуыгызны телим.

Автобуска утыруга бер минут калгач, егетләр районнан бүләкләр – кул сәгатьләре алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев