Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

4700дән артык кеше старт алды

“Милләтләр кроссы“ Бөтенроссия йөгерү көнендә Аксубай районында 4700дән артык сәламәт яшәү рәвеше тарафдары старт алды.

Бу – катнашучылар саны буенча иң массакүләмле традицион спорт вакыйгасы. Һәм аңа һава торышы да илтифат күрсәтте – кояшлы көн күтәренке кәефкә һәм иң яхшы нәтиҗәләргә илһамландырды. Спорт бәйрәменә гаиләләре, хезмәт коллективлары белән килделәр.

Спорт иртәсе укучыларның сыйныфлар буенча йөгерүеннән башланды, аннары яшь категорияләре буенча өлкәннәр старт алды. Стартта да, финишта да катнашучыларга чараны оештыручылар – яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов, сыйныфташлары, дуслары, хезмәттәшләре җан атып тордылар.

Яшь категорияләре буенча җиңүчеләрне грамоталар һәм Бөтенроссия җиңел атлетика Федерациясе һәм “Милләтләр кроссы – 2018“ РФ Спорт министрлыгы фирма майкаларын тапшырып, урында ук бүләкләделәр. 

– Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары саны елдан-ел арта бара һәм бу  күренеш сөендерә дә, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Мин дә физик форманы сакларга тырышам, спорт белән шөгыльләнәм. Чөнки спорт белән дус булган кешеләр, максатларына ирешәләр – алар укуда да, эштә дә лидерлар. 

Үзе әйткән сүзләрне дәлилләп  ул,  районның иң яхшы спортчылары Рәмис Бикушевка, Илгиз Мостафинга, Алсу Сәрвәретдиновага, Рәфис Бикушевка, Айназ Гайнуллинга, Гөлдания Гелметдиновага һәм Алексей Больбовка Россиянең беренче разрядлы спорт мастерлыгына кандидат һәм  халыкара класслы спортчыларга классификацияле кенәгәләр һәм чаңгы буенча  “беренче разрядлы спортчы“ күкрәк билгеләрен тапшырды. 

Районның иң яхшы тренер-укытучылары Рәис Бикушев һәм Владимир Альметкин Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Район башлыгы “Милләтләр кроссы – 2018“гә старт бирде.

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә генә дә Сабан туе ипподромында узган йөгерештә 3 меңгә якын кеше катнашты. Бу көнне 20 авыл җирлегендә  дә старт алдылар, анда 40 предприятие һәм оешма, бүлек, иҗтимаги формирование вәкилләре, мәктәп укучылары, спортчылар һәм сәламәт яшәү рәвеше яклы булган кешеләр катнашты.

Һәм күбесе призлы урыннар өчен түгел, ә уртак спорт дәрте белән янып яшәр өчен сәламәтлекләрен кайгыртып йөгерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев