Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

30 ел дәвамында антларына тугры

Яңа Ибрай җире кунакларны – сугышчы-интернационалистларны, Пули Хумри 446нчы аерым автомобиль батальоны солдатларын каршы алды.

 Бу – Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән һәм Россия төбәкләреннән Әфган сугышы ветераннарының хәрби бердәмлеге. Бу чараны Азат Әхмәтханов җитәкчелегендә полкташлар һәм хезмәттәшләр оештырган.

Менә инде 30 ел алар Яңа Ибрайга кайтып үзләренең һәлак булган дустлары  Әхат Насретдиновны зурлап искә алалар. Һәм һәр ел делегация әгъзалары саны арта бара.

Сугышчы-интернационалистлар үзләре “кунак“ дигән сүзне өнәп бетермиләр, үзләренең кайтулары уңаеннан нинди дә булса тантана оештыруны да хупламыйлар. 
– Әхатнең үлеменнән соң без дүрт дус дустыбыз каберенә ел саен кайтачакбыз, әти-әнисенең хәлләрен белешәчәкбез дип хат-ант яздык һәм бу антыбызга тугры калабыз, – дип бүлеште Азат Әхмәтханов.

Дуслар бер-берләрен күз уңаеннан ычкындырмаганнар һәм интернет челтәре аша үзләренең хезмәттәшләрен дә эзләп тапканнар. Ә гаскәрләрне Әфган җиреннән чыгаруның 30 еллыгы алдыннан Казанда очрашырга булганнар – очрашуга хәтта Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан һәм Казахстаннан да хәрби дуслары килгән. 

Алга таба бару маршруты итеп алар Яшел Үзән һәм Аксубай районнарын билгеләгәннәр – монда аларның хәрби дуслары Фәнис Галимовның һәм Әхат Насретдиновның каберләре бар. 

“27717“ кыр почтасы номеры һәм әләмнәр белән Азат Әхмәтханов җитәкләгән автомобильләр колоннасы Яңа Ибрай авылына килеп кергәндә, барысы да тын калды. Әхатнең әнисе күз яшьләрен сөртте, чөнки анарга Әхат кабере янына хәтта Әхатнең командиры һәм Үзбәкстаннан һәм Казахстаннан дуслары кайтулары турында хәбәр иткәннәр иде. Чәчләренә чал кунган, орденнар һәм медальләр таккан сугышчы-интернационалистлар бер-бер артлы дусларының әнисе һәм әтисе белән күрештеләр.

– Балам, Әхатне онытмавыгыз, шулкадәр еллар үткәч тә аның янына кайтуыгыз һәм аның рухына дога кылуыгыз безнең өчен зур шатлык, – дип кочаклады Мәдинә апа аналарча һәрберсен.

Әхатнең әтисе Габдулла абый һәр сугышчыны кул биреп каршы алды. Насретдиновларның зур гаиләсе очрашуга бик шат иде.
Шунда ук якын элеккеге союздаш республикалардан килгән сугышчы-интернационалистлар белән таныштылар.

– Бу бик авыр, Әхат бүген дә безнең йөрәктә, – дип хисләрен тыя алмады Үзбәкстаннан килгән Мирза Әхмәдов. 
Әфганстан сугышын узган ир-атлар хисләрен күрсәтә ала – алар сугышны сайламаган, эзләр һәм җөйләр, пулялар сызгыруын, көл әчесен, снарядлар тавышын калдырып, аларны вакыт сайлаган, кемнеңдер тормышларын эзгән, кемнедер инвалид калдырган.

Һәм алар һәлак булган ибрайлылар һәйкәле янына баскычтан менгәндә хисләрен тыймадылар да. Монда, нарат астында Әхат Насретдинов һәлак булган урыннан җир белән капсула күмелгән.

– Әхат һәлак булган көнне әле дә хәтерлим – Багромадан биш километр ераклыкта аның КамАЗ машинасы хәрәкәт иткән торышта әйләнеп капланды, ул колоннада өченче бара иде –  снайпер пулясы аның йөрәгенә эләгә.  

Әхатне медсанчастькә алып килделәр, әмма гомерен саклап калу мөмкин булмады. Аңа 20 яшь тулырга төп-төгәл 20 көн калган иде... Быел аңа 50 яшь тулыр иде, – дип искә алды Азат.

Чирек гасыр вакыт узганнан соң Азат Әхмәтханов кабат Әфганстанга юл тота  һәм үзенә биргән антын – иң якын дусты һәлак булган урынга баруны үтәргә карар кыла. Һәм аннан җир алып кайта.

Монда һәйкәл янында “Димитровград шәһәренең Әфганстан сугышы ветераннары Союзы Хәрби бердәмлеге“ иҗтимаги оешмасыннан Батырлык һәм тәвәккәллек, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өчен оештыручылар арасыннан сугышчы-интернационалистларга һәм актив тормыш позициясе, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруга өлеш керткәне өчен “ТАТМЕДИА“ АҖ район гәзите баш мөхәррире урынбасары Людмила Жареновага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Хәтер митингы озак дәвам итмәде. Сугышчы-интернационалистлар сүзләренчә, алар тантанага түгел, үзләренең дусларының рухына дога кылу өчен кайтканнар. Чөнки аларның һәрберсен дә Бохарис Хәкимовны кебек, ул сугышта үлем сагалап торган – ул сугышта ике аягын һәм күзен югалткан, сугыш кырыннан аны яктабышыз алып чыккан.

– Әфганстанда без бер гаилә булдык, – дип бүлеште Бохадир. – Төрле милләттән булуга карамастан, бер-беребезне аңлый идек.
Взвод командиры Олег Дегтярев Яңа Ибрай авылына Казахстаннан килгән, аның өчен бу сәфәр дә җиңелләрдән түгел – 30 ел элек Әхат Насретдинов аның кулларында үлгән. Аның хәтерендә Әхат һаман да шулай яшь һәм шат күңелле.

Әхат янында авыл зиратында Илһам Сөләйманов күмелгән.
– Ул чакырылыш башлаганнан соң дүрт ай үткәч сугышка алына. Күп тапкырлар подразделение колоннасында хәрби частьләргә сугыш кирәк-яраклары китерә. 1987 елның 12 июнендә чираттагы рейс вакытында марштагы колонна утка тотыла.

Автомобильгә зыян килә һәм ул туктап кала. Батырлык һәм салкын канлылык күрсәтеп, Илһам, дошманның туктаусыз утка тотуы астында машинаның җитешсезлекләрен бетерә, ләкин төзәтелгән машинаны ут астыннан алып чыкканда каты яралана һәм һәлак була. Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Сугышчы-интернационалистлар дусларының каберләренә кызыл канәферләр салдылар. Һәм шунда ук алар рухына дога кылдылар.
– Без дусларыбыз каберләренә ешрак барган һәм ешрак алар рухына дога кылган саен – аларның җаннарына яхшырак, – дип бүлеште Мирза Әхмәдов.

Зираттан соң автоколонна Насретдиновлар йортына юнәлде. Монда аларны гаилә һәм авылдашлары каршы алды. Самат Насретдинов сугышчы-интернационалистларга абыйсын искә алулары өчен истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ә элеккеге дусларының берсе Әхатнең әнисенә бүләкләр бирде, ул аны Үзбәкстаннан 30 ел алып килгән, ана йөрәгенең улына кебек аларның һәрберсе өчен дога кылуын истә тоткан ул. Әмма кайвакыт кургаш догадан көчлерәк шул...

Аларны Әхат йортында ачык ишекләр һәм мул табын белән каршы алдылар. Ә аннан соң сугышчы-интернационалистлар Илһам Сөләймановның әнисенә һәм абыйларына  юнәлделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев