Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

ЮХИДИ Казанда ир-ат белән бер яшьлек баланы бәрдергән йөртүчеләрне эзли

Авария нәтиҗәсендә баланың баш мие селкенгән, ул хастаханәдә дәвалана.

 

Казанның ЮХИДИ хезмәте җәяүле ир-атны һәм бер яшьлек баланы бәрдергән йөртүчеләрне эзли. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Кичә кич КАПО №10 бакчачылык ширкәтендә автомобиль бер яшьлек малайны бәрдерә һәм авария урыныннан качып киткән. Авария нәтиҗәсендә баланың баш мие селкенгән һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр”, - диделәр инспекциядә.

Шул ук көнне кич Мәүлетов урамында 40 яшьлек ирне машина бәрдергән. Йөртүче авария урынын калдырып киткән. Ир-ат төрле җәрәхәтләр һәм имгәнүләр алган.

Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясе, авария шаһитләрен (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннарына мөрәҗәгать итүләрен сорый.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев