Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Йөртү таныклыгы булмаган исерек шофер 10 тәүлеккә кулга алынды

Медицина тикшерүе узудан баш тарткан машина йөртүчене ун тәүлеккә кулга алдылар.

ТР Аксубай суд районы буенча 2 нче номерлы суд участогы бинасында видеоконференцэлемтә режимында элек административ җаваплылыкка тартылмаган затка карата административ хокук бозу турында эш материаллары каралды.

Аксубай муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясе мәгълүматларына караганда, машина йөртүче Ф.Х. Хәлиуллин, транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш, исереклек билгеләре: аерым алганда авыз куышлыгыннан аракы исе килү, сөйләменең аңлаешлы булмау билгеләре белән ВАЗ-21110 автомашинасы белән идарә иткән. Алкотесторга өрү юлы белән һәм медицина учреждениесендә ике шаһит катнашында тикшерү узудан баш тарта.

Суд утырышында катнашкан гаепләнүче үз гаебен таный һәм тәүбә итә.

Җәмәгать суды Хәлиуллин Ф.Х.ны административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 12.26 маддәсе 2 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип таныды һәм аңа ун тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә административ җәза билгеләде. Суд карары 2021 елның 5 октябреннән законлы көченә керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев