Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Янчыкта сакласаң яхшырак

Алдакчылар Аксубайда яшәүче бер ханымның 15 мең сум акчасын салдырганнар.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев сүзләренә караганда, зыян күрүче телефоныннан бернинди операцияләр ясамаган, чит кеше белән аралашмаган, үзенең банк картасы мәгълүматларын беркемгә дә бирмәгән. 

Акчаны нинди ысул белән салдырганнарын Мәскәү экспертлары ачыклаячак. Әлеге эш буенча хәлгә аңлатма алу өчен телефон анда җибәрелгән. Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, бу – вирус программасының яңа төре.

Шундый күңелсезлекләргә тармас өчен алар гражданнарга ышанычлы вируска каршы саклагыч кулланырга киңәш итәләр. Икенче очракта хатын-кызга, чит кешеләр үзләрен банк хезмәткәрләре итеп тәкъдим итеп шалтыраталар һәм аның картасы ябылуы хакында хәбәр итәләр. Ә картаны яңадан ачу өчен реквизитларны атарга кирәк дип ышандыралар, зыян күрүче алар кушканны эшли.

Ә бер-бер артлы смс-хәбәрләр килә башлагач – үзенең алдыкчылар кармагына эләккәнен аңлый, әмма соң була. Картасыннан    14 сум акчасы юкка чыга.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев