Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Ялкын телләре чолгап алган өйдән пижамаларда чыкканнар

10 сентябрьдә Карасу авылындагы йортларның берсендә янгын чыккан.

Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Рәсим Исламов мәгълүматларына караганда, янгын чыгуга китергән якынча сәбәп – электр җиһазларын техник куллану кагыйдәләрен бозу.

Янгыннан мәдәният хезмәткәре Ләйсән Чернова гаиләсе зыян күрде. Ул әнисе һәм балалары белән әти-әнисе йортында яшәгән.

– Күптән түгел генә өйдә ремонтны тәмамладым, хәтта электр чыбыкларын да алмаштырдым, верандада озынайткыч ярдәмендә тоташтырылган суыткыч эшләде, – дип сөйләде Ләйсән. – Күрәсең, ул янгын сәбәбе булгандыр да. Тавышка уяндым, әни, ун яшьлек кызым һәм мин төнге күлмәктән тәрәзәдән сикердек. Улым укырга киткән иде, ул көллият шәкерте. Шөкер, үзебез исән-сау.

Өй иминиятләштерелгән булган, ә милек – юк. Бәланы беркем дә көтми, тик гаиләгә нинди бәла килүен безнең һәркайсыбыз аңлый – гаилә бер мизгелдә йортсыз да, бөртекләп җыйган мөлкәтсез дә, киемсез дә, документларсыз да калды.

Аксубайлылар – бердәм халык, Ләйсән аларның бәласына туганнары, якыннары, авылдашлары, хезмәттәшләре һәм күп кенә битараф булмаган кешеләрнең ярдәм кулы сузганлыгы турында сөйләде. Район башлыгы Камил Гилманов эшлекле дүшәмбедә янгыннан зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтергә кушты. Әлегә гаиләне Ләйсәннең апасы сыендырган. Янгыннан зыян күргән өй яңадан торгызырлык хәлдә түгел.

Гаиләгә ярдәм күрсәтү өчен Ләйсән белән +7 927 442-00-84 телефон номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин. Бу номер Саклык банкы картасына бәйләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев