Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Утны җил таратты

17 февраль көнне Беловка авылында янгын чыкты.

Шәхси хуҗалыкта мунча янды. Янгынның якынча сәбәбе – җылыту миченең төзексезлеге. Ә җилле һава торышы янгынны көчәйтте генә. Янгын иминлегенең элементар кагыйдәләрен үтәмәү матдди зыян гына салып калмыйча, кеше үлеменә дә китерергә мөмкин.

Безнең районда да янгында кеше гомере өзелү очраклары теркәлде. 2018 елда – 3, в 2019 елда 6 кеше һәлак булган.

– Кышкы чорда һәм җылыту сезоны дәвамында мичләрне, төтен юлларын, морҗаның тартуын даими тикшереп торырыга, мич алдына калай җәелган булырга тиеш, – дип искә төшерә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы, эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов. – Мич ягуны һич кенә дә балаларга ышандырырга ярамый. Җилле һава торышы шартларында саклану чараларын күрергә.

Фото күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев