Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Уфада яшәүче алтмыш мең сумга ялган тәңкәләр сатып алган

Уфада яшәүче бер хатын 60 мең сумга мошенниклардан ялган тәңкәләр сатып алган.

Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Кызыл таң" газетасы.

Зыян күрүче хатынның сүзләренә караганда, беркөнне аның фатир ишеген өч ир-егет шакыган. Караклар хатын-кызга бик очсызга янәсе төзелештә тапкан алтын тәңкәләр сатып алырга тәкъдим иткән.

Мошенниклар хатынга ювелир янына барырга һәм тәңкәләрнең чын алтын булуына инанырга тәкъдим иткән. Хатын риза булып бара һәм тегесе аларның чынлыгын раслый.
Аферистлар сүзенә ышанып, хатын 60 мең сумга 39 тәңкә сатып алган. Соңыннан аларның ялган булуы ачыклана.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция каракларны эзли.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев