Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

«Транснефть» резервуарындагы янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә чыгардылар

«РегионСпас» профессиональ авария-коткару берләшмәсе хезмәткәрләре резервуар төбеннән Татарстанда «Транснефть» насос-суырту станциясендә чыккан янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә алып чыкты.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РегионСпас» коткаручылары резервуарга һәлак булучыларның мәетләрен эзләп алты тапкыр төшкән. Һәлак булучыларны эзләү һәм аларны өскә алып чыгу резервуарның төбен тулысынча каплаган «калкавыч»ның ватылуы аркасында тагын да кыенлашкан. Моннан тыш, резервуарның яртысы янгынны сүндерү нәтиҗәсендә хасил булган механик күбек белән тулган, ә ватык конструкцияләр, резервуарга керә торган тишекнең тар һәм күз күременең начар булуы җитди проблемалар китереп чыгарган.

Төнге берләр тирәсендә эшчеләрнең мәетләрен өскә күтәреп, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев