Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада мәктәптән кайтышлый югалган малайны эзлиләр

Баланы полицейскийлар һәм «ЛизаАлерт» волонтерлары эзли.

Түбән Камада мәктәптән өенә кайтырга чыккан һәм югалган 12 яшьлек малайны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Баланың югалуы турында полициягә гариза алдагы көнне килгән. Малай мәктәптән өенә кайтырга чыккан һәм шуннан соң аның кайда булуы турында бернинди хәбәр юк.

Хәзер баланы полицейскийлар һәм «ЛизаАлерт» отряды волонтерлары эзли.

 Малайның буе якынча 125 см, ябык гәүдәле, кара-көрән чәчле, коңгырт күзле. Кара-зәңгәр куртка һәм чалбар кигән, аякларында кара ботинкалар. Үзе белән рюкзагы булган.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев