Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинаның йөртүчесе үлгән

    Кичә иртәнге унбер тирәсендә Чистай-Аксубай юлында авария булган.

    Шаһитлар сөйләвенчә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән, шунда берничә тапкыр әйләнеп капланган.

    «Машина белән ир-ат идарә иткән. Карап торышка аңа 35 яшь тирәсе. Ул һәлакәт урынында ук үлде», - дип ачыклык кертте юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: