Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл читенә төшеп киткән җиңел машина астында хатын-кыз мәетен тапканнар

Хәзерге вакытта хатын-кызның шәхесен ачыклыйлар.

Татарстанда юл читенә төшеп киткән җиңел автомобиль астында хатын-кыз мәетен табып алганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фаҗигане күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның сүзеннән билгеле булганча, юл һәлакәте бүген төнге икенчедә Лаеш районының Орел авылы янында киеп чыккан.

Зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, түбәсенә әйләнеп капланган һәм агачлар арасына кысылып калган.

Ярдәмгә ашыккан кешеләр машина астыннан хатын-кыз мәетен табып алган.

Хәзерге вакытта аның әлеге машинаның шоферы яки пассажиры булганмы-юкмы икәнлеген, шулай ук шәхесен ачыклыйлар.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев