Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда йөк машинасы белән внедорожник бәрелешкән

Җитди юл-транспорт һәлакәте Зәй-Әлмәт трассасында булган.

Шаһитлар йөк машинасы белән внедорожникның бәрелешүен видеога төшергән. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Җитди юл-транспорт һәлакәте кичә, кичке дүртләр тирәсендә Зәй-Әлмәт трассасында булган.

Кадрларда күренгәнчә, юл техникасы белән бәрелешкәннән соң, «БМВ» машинасының алгы өлеше изелеп беткән.

Агентлыкка билгеле булганча, внедорожникның 44 яшьлек йөртүчесе төрле имгәнүләр алган, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев