Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге йортларның берсендә хатын-кыз һәм аның нәни улының мәете табылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ишегалдында табылган 38 яшьлек хатын үз-үзенә кул салган. Биредә үк 7 яшьлек малай мәете дә була, ул буып үтерелгән. Якынча версия буенча, хатын нәни улын үтергән, аннары үз-үзенә кул салган.

Мәетләрне әтиләре таба. Аңа олы кызы шалтыратып, өйгә керә алмавын әйткән булган. Шуннан соң гаилә башлыгы эштән кайтып җиткән.

«Бала үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Гаилә профилактик хисапта тормый. Шулай да вәкаләтле органнарда балигъ булмаганнарны караучысыз калдыруны профилактикалау турында законнар үтәлешен прокуратура тикшерәчәк», — дип аңлатты Галиев.

Фаҗига урынында Яшел Үзән прокуроры Сергей Егоров барган. Эшне тикшерү аерым контрольгә алынган.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X