Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда янгын вакытында яшь хатын һәм балалар урамга чыгып котылып калган

Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Кичә 20.39 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Рус Акташы авылының Яр буе урамындагы бер йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, агачтан салынган бер катлы йортның түбәсе януын ачыклаган.

20 яшьлек хатын-кыз һәм ике кечкенә бала (ике һәм биш яшьлек малайлар), йортта урнаштырылган янгын турында хәбәр итү җайланмасының тавышын ишетеп, урамга чыгып өлгергән.

21.15 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән. Йортның түбәсе янып беткән, шулай ук кайбер бүлмәләр дә өлешчә янган. Беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.


Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев