Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда өй һәм машина янган

Янгынның гомуми мәйданы 112 кв. м. тәшкил иткән.

Татарстанда өй һәм машина янган. Өй хуҗасы тәрәзәдән чыгарга өлгергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кичке унда 101 нче янгын сагы чакыру номерына Питрәч районының Белкино авылында янгын турында хәбәр килде. Участокта корылма булган шәхси йорт янды. Янгынның гомуми мәйданы 112 кв. м. тәшкил итте. 

Адрес буенча килгән янгын сүндерүчеләр утның күрше йортка таралу куркынычы барлыгын аңлый. Күпмедер вакыттан соң утны сүндерәләр.

Янгын нәтиҗәсендә йорт, мунча һәм сарай янды. Моннан тыш, йорт янында торган җиңел машина да тулысынча янып беткән.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X