Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда мунчада чыккан янгынны сүндергәндә хуҗабикә хатын пешкән

Мич дөрес чыгарылмау яки төзек булмау аркасында, мунча тулысынча янып беткән.

Татарстанның Тукай районы «Отделочник» бакчачылык җәмгыятендә бер хатын-кыз мунчада чыккан янгынны сүндергәндә тәнен пешергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртән 112 бердәм номерына бакча участогында урнашкан мунчада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Дача хуҗабикәсе янгынны үзе сүндерергә тырышып караса да, нәтиҗәсе булмаган һәм ут белән көрәшүчеләрне чакырткан.

55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре дачага җиде минут эчендә килеп җиткән. Тик мунча тулысынча янып беткән. Янгын мунча миче дөрес чыгарылмау яки төзек булмау аркасында чыккан дип фаразлана.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән һәм зыян күргән хатын-кызны «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшырган.


Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев