Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда өч автомобиль бәрелешкән, ике кеше үлгән

Авария кичә кичке җиделәр тирәсендә Казан-Оренбург трассасында республиканың Әлмәт районында булган.

Татарстан трассасында өч автомобиль бәрелешкән вакытта ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке җиделәрдә Казан-Оренбург трассасында - республиканың Әлмәт районында һәлакәт булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 32 яшьлек «Тойота» шоферы зур тизлек белән идарә итә алмыйча, каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Богдан» автомобиле белән капма-каршы бәрелешкән. «Богдан» руле артында 28 яшьлек ир-ат булган. Бәрелешүдән япон машинасы 35 яшьлек автоледи йөрткән «Хендэ» автомобиленә барып бәрелә. 

«Авария нәтиҗәсендә «Тойота» һәм «Богдан» машиналарын йөртүчеләр алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган. «Богдан»ның 27 яшьлек пассажирының башы бәрелгән. Табиблар аны караганнан соң зыян күрүчене өенә җибәргән», — диделәр ЮХИДИдә. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: республиканская Госавтоинспекция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев