Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда бер ир-ат буа янында ял иткәндә суга батып үлгән

    Коткаручылар сулыкны җентекләп тикшергәч, яр буеннан 15 метр ераклыкта ир-атның мәетен табып алган. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

    Татарстанда бер ир-ат дуслары белән буа ярында кәеф-сафа корып утырганнан соң суга батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    Кичә 14.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына Лениногорск районында бер ир-атның күлгә батуы хакында хәбәр килгән.

    Урынга 7нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Урында алар өч ир-атның күл буенда кәеф-сафа корып утыруын ачыклаган. Дусларның берсе исерек хәлдә су кереп чыгарга уйлаган. Ир-атлар аның судан чыкканын көтеп тормаган, әйберләрен җыеп, китеп барган.

    Коткаручылар сулыкны җентекләп тикшергәч, яр буеннан 15 метр ераклыкта ир-атның мәетен табып алган. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: