Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда бер ир-ат авыл буасында батып үлгән

    Шаһитлар хәбәр иткәнчә, буа янында алар ир-ат әйберләренә тап булган һәм аларның хуҗасы суга батарга мөмкин дип фаразлаган.

    Татарстанда бер ир-ат авыл буасында батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    Кичә 18.37 сәгатьтә 112 бердәм номерына Чирмешән районының Утыз Имән авылында бер кешенең буада батуы хакында хәбәр килгән.

    Шаһитлар хәбәр иткәнчә, буа янында алар ир-ат әйберләренә тап булган һәм аларның хуҗасы суга батарга мөмкин дип фаразлаган.

    Урынга 7нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Водолазлар сулыкны җентекләп тикшергән һәм 27 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

    Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: