Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстан юлында чит ил машинасы янган, шоферына зыян килмәгән

Янгын автомобиль системалары һәм механизмнары төзек булмау аркасында килеп чыккан.

Татарстан трассасында чит ил машинасы янган, шофер исән калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген көндезге сәгать берләр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына трассада машина януы турында хәбәр алынган. Янгын хәрәкәт иткән вакытта мотор бүлегендә килеп чыккан.

Янгын сүндерүчеләр урынга килеп, янгынны сүндергән. Фаҗига автомобиль системалары һәм механизмнары төзек булмау аркасында килеп чыккан.

Машина йөртүче зыян күрмәгән, янгын сүндерүчеләр килгән вакытта ул машина янында булган. Автомобиль салоны тулысынча янып беткән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев