Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Такси яллап барып, Чистай банкында мошенниклар өчен 600 мең сум кредит рәсмиләштергәнннәр

Алдакчылар кармагына тагын аксубайлылар эләккән.

Әниле-кызлы «банк»тан шалтыратып: әни кешегә кредит рәсмиләштерелгән, ә аны гамәлдән чыгару өчен счетка 600 мең сумга якын акча салырга кирәк, дигән ялган хәбәргә ышаналар. Шалтыратучылар хатынга, счетка акча салгач кредит ябылачак, ә салынган барлык акчалар якын арада кире әйләнеп кайтачак, дип ышандыралар.

Әни белән кыз проблеманы чишү юлын бик тиз табалар – шул ук көнне алар Аксубайның бер банкында кредит рәсмиләштерергә булалар. Тик төш вакыты булганлыктан, әлеге банкта кредит рәсмиләштерә алмыйлар. Менә шул чакта башларын бераз булса да эшләтергә булган да бит! Ашыканнар шул. Әниле-кызлы такси яллап, Чистайга кредит рәсмиләштерергә китәләр: әнисе – дүрт йөз мең сумнан артык, кызы йөз мең сумнан артык кредит алалар. Ә Аксубайга кайткач, мошенниклар хисабына 600 мең сумга якын акча күчерәләр!

– Кешеләр мошенниклар кармагына эләгәләр һәм бу хакта эчке органнар хезмәткәрләренә хәбәр итмиләр. Моның хәйләле юл булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән очракта, аларга банкка кредит түләргә туры килмәс иде. Тик эш шунда ки, банк белән килешүне, бөтен документларны тәкъдим итеп, үз куллары белән имза куеп, үз теләкләре белән төзиләр. Хәтта мошенниклык турындагы эш ачылган очракта да, кредит рәсмиләштерүчеләргә банкка акчаны үзләренә капларга туры киләчәк. Шуннан соң гына алынган сумманы кире түләттерү өчен мошенникларга карата дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә була, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов.

Ялган банклардан шалтыратуларга ышанмагыз. Банклар беркайчан да клиентларга акча күчерүне сорап шалтыратмый, барлык финанс операцияләре банкка шәхси мөрәҗәгать иткәндә генә башкарыла. Банк акчаларның шикле хәрәкәте очракларында клиентларга шалтыратмый, бары тик счетны ябып куя. Әгәр шалтыраталар икән, сөйләшүне өзегез һәм банкның кайнар линиясенә шалтыратырга иренмәгез. Кагыйдә буларак, банкның кайнар линия телефон номеры сезнең банк картасында язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X